Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тормышка ныклы адым

Кешенең шәхесен раслаучы таныклык тапшыру яшьләр тормышында дулкынландыргыч, әһәмиятле чараларның берсе. Иленең лаеклы гражданы булып, юридик көчкә ия паспортны кулына алган яшь кешенең үз сүзе булуын шәхсилеген раслый.

Быелның 15 ноябрендә Балтач районы башкарма комитетының гражданлык хәлен рәсмиләштерү бүлегендә 9 балага шәхесләрен раслаучы таныклык тапшырылды. Бүлек җитәкчесе

Люция Нигъмәтҗанова үзенең ихлас теләкләре белән бергә киңәшләрен дә җиткерде: “Кулга паспорт алу – тормышка ныклы адым. Таныклыкка сакчыл карашта булыгыз, Рәсәй гражданины исемен лаеклы йөртегез”, диде ул.

Ә паспортларны яшүсмерләргә Россия Гимны астында ОУФМС җитәкчесе Рамил Хафизов тапшырды. Тантаналы чарада яшүсмерләрнең шатлыкларын шулай ук Балтач районы ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, яшьләр һәм спорт бүлеге белгече Айсылу Нуриева да бүлештеләр.

Чара барышында: “Бүген сезнең өчен дә, әти-әниләрегез өчен дә үзенчәлекле көн. Онытмагыз – Рәсәй гражданнары булу зур горурлык! Таныклык алгач, сез тормышка да зурларча карый башларсыз, эш-гамәлләрегезгә дә сез хәзер үзегез җавап бирәсез. Сезнең өскә җаваплылык та, бурычлар да бирелә. Илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз, киләчәгебез сезнең кулларда. Дөньяда үз аңыгыз, карашыгыз булган яшьләр итеп күрсәтегез үзегезне, максатларга ирешеп яшәгез!”- дигән теләкләр яңгырады. Тантаналы чара күмәкләшеп фотога төшү белән тәмамланды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт тапшыру