Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тормышның үзе турында

Тели белсәң – теләк...

Без еш кына ниндидер сәер теләкләр телибез. Башкалары чынга ашмаса да, нәкъ шулары үтәлә дә куя. Югыйсә, без аны сүз уңаеннан, болай гына әйткән булабыз. Аннары телне тешләрлек булабыз, тик эш үткән була. Мисаллармы? Рәхим итегез.
1 теләк. Г. апа 9 бала тудырып үстерде. Юклык белән яшәделәр. Җитмәсә, усал кайнана да туры килде. Үзәкләре өзелгән вакытларда ул: “Ичмасам, балаларым күп бала белән газап чикмәсеннәр иде!” – дип куя. Аны кеше дә ишетми, гаиләдәгеләр дә белми. Әмма җитеш тормышта яши башлагач, өч кызының да балалары булмый. Ятим балалар алып үстерәләр. Әни кеше исә бу хәлләргә гомер буе үзен гаепле санады... Уйламыйча әйткән сүзләрем кабул булды дип яшәде....
2 теләк. З. апалар да авыр тормышта яшәделәр. Уллары, кызлары күп булды. Кешедән калганны кияргә дә туры килде, тамаклары туймаган чаклары да булгалады. Шулар өчен өзгәләнеп: “Балаларым байлыкта-муллыкта яшәсә иде!” – дип, тели әни кеше. Еллар үтә. Балалары сарай кебек йортлар салып чыга, үз эшләрен ачып җибәрә. Барысы да бай, мул тормышта яши. – Әни кешенең ихлас теләкләре кабул була. Тик... шушы байлык-муллыкка сөенергә З. апаның сәламәтлеге генә юк. “Балаларыма байлык-муллык теләгәндә үземә дә сәламәтлек соррыйсы калган икән”, – дип гомере буе үкенеп яшәде ул.
3 теләк. Р.апа күңеле әрнегән чакларда: “Әти-әни мине яраткан егетемә бирмәде, балаларым кем белән гаилә корам дисә дә, каршы төшмәм, яраткан кешеләре белән бергә булуларына каршы килмәм”, – дип яши. Шулай эшли дә. Тик “яратам” дип башка милләт кешесенә чыккан кызының, “яратам, үзгәртәм” дип әхлаксыз кызга өйләнгән улының бәхетсез, тузгыган тормышын күрә дә, мондый теләк теләгәнче, балаларыма гаилә бәхете сорыйсы калган икән ди.
...Болар барысы да язмыштыр инде. Язмышлар югарыда языла бит. Ә теләкләр синең гомереңне шулай борып җибәрәдер. Теләкләр теләгәндә игътибарлырак булыйк, соңыннан аларны үзгәртәсе килмәсен, беркем дә үкенерлек булмасын.
Зөләйха Хафизова
Сораштыру
Ә сезнең теләкләр чынга ашамы? Сез теләкләрне автор язганча, үкенмәслек итеп, акыл белән уйлап телисезме?
–Теләкләрне авырлык килгәч кенә тели башлыйсың инде
–Һәр иртәне теләк теләр өчен эшкә җәяү барам, һәр сүземне уйлап әйтергә тырышам
–Теләк теләп утырырга вакытым юк
–Телисең-телисең, кабул булмый бит әле ул
–Шөкер, теләкләрем кабул була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш