Тормышның үзе турында: сигез ризык сыйганны...
–Ул адәмнең сигез төрле ризыгын эчеңә сыйдыргансың, ә бер сүзе сыймадымы?
Бер кеше Хәсән Басри хәзрәтләренең янына килеп: “Фәлән синең турында начар сүзләр әйтте”, – диде.
–Кайчан?
–Бүген.
–Кайда?
–Өендә.
–Аның өендә нишләдең?
–Кунакка бардым.
–Кунакта нәрсә ашадың?
Ул кеше сигез төрле ризык исемен санады.
Шунда Хәсән Басри:
–Ул адәмнең сигез төрле ризыгын эчеңә сыйдыргансың, ә бер сүзе сыймадымы? Чык бу урыннан, – диде һәм гайбәтчене куып чыгарды.
....... үгет-нәсыйхәтләр” китабыннан
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев