Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тоткарлыклар булмас

Шода - РКБ маршруты туктатылу шодалылар өчен зур югалту булды. Әлеге маршрутны авыл халкының хәленә кереп, күпме генә саклап калырга тырышсалар да, мөмкин булмады.


Моңарчы Шода авылыннан ике маршрут: Шода - Балтач, Шода - РКБ башлангыч ала иде. Әмма автобус белән йөрүче халык саны кимегәч соңгысы туктатылды. Бүгенге көндә шушы ике маршрут өчен Шода - Балтач- Казан автобусы билгеләнде. Казанга баручы маршрут туктатылса да, район эчендә йөрүче эчке муниципаль маршрут үз «география»сен киңәйтеп Казанга да йөри башлады. Шәһәрара маршрут туктатылгач, халык аптырашта калды. Әмма борчылырга сәбәп юк. Шодадан Балтач ягына көн саен автобус китә. Аерма шунда: автобусның кузгалу вакыты гына төрле. Дүшәмбе 4.30 - Казанга (Казаннан 8.40та), җомга һәм шимбә иртәнге 5 сәгатьтә, ә сишәмбе, пәнҗешәмбе 6.00дә Балтачка автобус кузгала. Ә чәршәмбе көн әлеге маршрутның ял көне булып исәпләнә. Аның каравы атнаның биш көне: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга Балтачтан Шодага 10.55тә, ә Шодадан Балтачка 12 сәгатьтә автобус була. Бу элеккеге расписаниедә дә шулай иде. Якшәмбе көнне Шодадан 12 сәгатьтә Казанга баручы автобус Казаннан 15.20дә, ә Балтачтан 17.30да Шодага кузгала. Җомга, шимбә студентларның һәм халыкның күпләп йөрүен исәпкә алып, 16 сәгать 20 минутта автобус Балтачтан кузгала торган була. Дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә Балтачтан Шодага автобус 14 сәгатьтә китә. Шулай ук җомга, шимбә көннәрендә 14.00дә Казаннан да Шодага автобус була. Халыкка уңайсызлык тудырмау өчен төп маршрут Казанга киткән көнне Балтачтан Шодага башка автобус билгеләнә. Әлеге хәлнең халык файдасына булуын ассы-зыклап үтәргә кирәк. Бүгенге көндә, шөкер, Шода маршрутын саклап кала алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев