Тотрыклы үсеш юлында
Районда терлекчелек өлкәсендә биш айда булган үзгәрешләр, хуҗалыкларда яңа икътисади вәзгыять шартларында идарә итүдә яңалыклар, терлекчелек фермаларында эшләр торышы, җитештерелә торган сөтнең сыйфатын яхшырту өлкәсендә күрелгән чаралар – болар турында «Кама» хуҗалыгында районның хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек өчен җаваплы белгечләр катнашында зур киңәшмәдә каралды. Киңәшмә Әтнә авылында файдалануга тапшыру алдында торган заманча, яңа мегаферма бинасында башланды.
Районда терлекчелек өлкәсендә биш айда булган үзгәрешләр, хуҗалыкларда яңа икътисади вәзгыять шартларында идарә итүдә яңалыклар, терлекчелек фермаларында эшләр торышы, җитештерелә торган сөтнең сыйфатын яхшырту өлкәсендә күрелгән чаралар – болар турында «Кама» хуҗалыгында районның хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек өчен җаваплы белгечләр катнашында зур киңәшмәдә каралды. Киңәшмә Әтнә авылында файдалануга тапшыру алдында торган заманча, яңа мегаферма бинасында башланды.
«Кама» хуҗалыгының бүгенге икътисади хәле, алда торган бурычлар турында хуҗалык рәисе Рәкыйп Нәҗипов, урындагы белгечләр таныштырып узды. Киңәшмәнең икенче өлеше Әтнә авыл мәдәният йортында күңелле мизгелләрдән башланып китте. Ярыш шартлары буенча дәвамлы вакыт аралыгында тәүлеккә 35 тонна сөт саткан «Татарстан» хуҗалыгы 70 000 сум, бу күрсәткечне тәүлеккә 15 тоннага җиткергән «Яңа тормыш» һәм «Сорнай» хуҗалыклары – 30 000 сум, тәүлеккә 10 тонна сөт сатуны тәэмин иткән «Арбор» хуҗалыгы 20 000 сум акчалата бүләккә ия булдылар. Бүләкләрне киңәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды.
«Кама» хуҗалыгында соңгы елларда төзелеш эшләре күләмле алып барыла, бу бигрәк тә терлекчелек тармагына кагыла. Әле берничә ел элек кенә ялан кырга күрсәтеп, шушында терлек тораклары салырга планлаштырабыз, дисәләр, бүгенге көндә инде биредә тораклары да бар, маллар да кертелгән, әле тагын яңа төзелешләр белән дә шөгыльләнәләр.
– 2022 елда 320 баш сыерга исәпләнгән ферма сала башладык, шулай ук аерым савым залы да эшләнде. Башта «Игенче» хуҗалыгының роботлы фермасы кебек итеп эшләү максаты белән алынсак, илебездәге вәзгыять үзгәрү сәбәпле, роботтан баш тартып, савым заллы итәргә туры килде. Узган ел тотынган эшебезне дәвам итеп, быел яңадан 320 башка исәпләнгән ферма сала башладык, әлеге ике торакка савым залы бер булачак, инде беренчесенең эшләре төгәлләнүгә таба бара, көзгә инде анда сыерлар җайлап кертә башларбыз дип планлаштырабыз. Ә быел салына башлаганы икенче елга кулланылышка тапшырылачак, – ди «Кама» хуҗалыгының төзелеш бригадиры Фаил Гайфуллин.
Яңа ферма төзелү әле бит эшнең яртысы гына, ул торак-ларны терлекләр белән тутырып, мул сөт алыр өчен терлек азыгының да сыйфатлы булуы мөһим. Күргәнегезчә, бербөтен чылбыр сыман. Шул чылбырның бер тармагы булган терлекчелек белән хуҗалыкның баш зоотехнигы Рөстәм Хәнәфиев таныштырып узды.
– Бүгенге көндә хуҗалыкта барлыгы 2018 баш мөгезле эре терлек бар, узган елгы белән чагыштырып караганда 104 башка артыграк. Сөтне узган елгыдан 2343 центнерга артыграк җитештерәбез һәм бүгенге көнгә аның күләме – 22697 центнер. Ит җитештерү шулай ук 2022 елныкыннан 46 центнерга артыграк булып, 1778 центнерны тәшкил итә. Бозау алуга килгәндә, 2023 елда 445 бозау туды. Аларга тугач та ике көн молозиво эчертәбез, аннан подкисленный сөт бирәбез, 10 көн тулуга комбикорм белән престартер ашата башлыйбыз, 20 көннән сенажга күчерәбез. Фермаларга терлек азыгын махсус программа нигезендә рационны төгәл саклап, АКМ белән кертәбез.
Яңа торакка килгәндә, 29 метр-га 126 метрлы әлеге ферма 4 өлешкә бүленгән, аның беренче бүлегенә беренче лактация сыерлары тупланылачак, икенче һәм өченче бүлегенә раздой группасы сыерлары һәм дүртенчесенә спад группасындагы сыерлар керәчәк. Андагы сыерлар 3 төрле рацион буенча ашатылып, бер сыердан 30 литр сөт савып алырга дигән максат куябыз, – дип эшләре белән таныштырып узды яшь белгеч.
Алдарак әйткәнемчә, мул һәм сыйфатлы сөт савып алу өчен терлек азыгының да сыйфаты югары булырга тиеш. Шул ук вакытта көнлек савым күләме тот-рыклы булсын өчен терлек азыгын артыгы белән әзерләргә дә кирәк. Хуҗалыкта узган елгы сенаж запасы да шактый әле, быелгысын да вакытында салып куярга өлгергәннәр. Көчле егәрлекле техникаларның эшләве дә, шофер-механизаторларның үз эшләрен вакытында, төгәл башкаруы да зур роль уйнаганын ассызыкламый мөмкин түгел. Бүгенге көндә печән өсте биредә. Анысы да инде шушы көннәрдә тәмамланачак. Терлек азыгына кагылышлы бөтен сорауларга җавапны хуҗалыкның баш агрономы Айдар Әсхадуллин бирде.
– 30 майдан сенаж салу эшенә керешеп киттек һәм 19 июнь көнне тәмамладык та. Безнең хуҗалыкта күпьеллык үләннәр сөрүлек җиренең 35 %ын, ягъни 1033 гектар мәйданны билиләр. Люцернаның «Вега» һәм «Гүзәл» сортлары белән эшлибез. Ел саен күпьеллыкларны яңарту өстендә эш алып барабыз, быел да 325 гектар мәйданга чәчтек. Күпьеллык үләннәргә яз көне туфракта дым булган чакта иртәрәк ашлама кертеп, тырмалап куябыз. Дөрес, сенажга алынган күпьеллыкларның беренче ел кулланыла торганнары чигенкерәк уңыш бирде, алай да калганнарыныкы уңай иде. Сенаж тулаем 5340 тонна әзерләнде, узган ел белән чагыштырганда 98 %ы әзерләнгән. Берьеллык үләннәрдән дә сенаж саласыбыз бар әле, анысы 270 гектар мәйданда «Таң» сортлы борчак, берничә көннән аны да урырга чыгачакбыз инде (газетабыз печатька әзерләнгәндә «Кама»лылар борчакка чыктык дип хәбәр иттеләр – З.Ф.).
Сенаж салу эшендә тырышып катнашкан шофер-механизаторларны да атап китәсе килә. «Магдон» комбайны белән уруда Фаяз Гәрәев эшли. «Полесье» комбайннарында Рафис Сәетов белән Рәмзил Нәбиев хезмәт куялар. Әлеге ике комбайнчы бер-берсенә ярдәм итеп эшлиләр. Рәмзил әле ул безнең яшь механизатор, икенче сезонын гына эшли. Сенажны базга «КамАЗ» шоферлары Альберт Зәкиев, Айрат Гыймадиев, Фәнис Һадиев, Инсаф Җиһаншин, Данил Мөхәрләмов ташып тордылар. «МТЗ-1221» тракторлары белән Шәрифулла Төхфәтуллин һәм Фәрит Хәйретдинов та сенаж ташыдылар. Базда сенажны «Амкадор» тракторы белән Айдар Вәлиуллин таптап торды һәм аңа вакытлыча «К-701» тракторы белән Рафис Закиров ярдәм итә.
Бүгенге көндә печән әзерлибез, 536 тонна печән әзерләп, шуның 404 тоннасын хуҗалыкта эшләүчеләргә өләштек. Печән пресслауда «МТЗ-82» тракторлары белән Рафис Закиров, Хәбир Мөхәрләмов һәм «YTO» тракторы белән Фәнил Заһретдинов эшли. Печән әйләндерүдә Илһам Шакиров хезмәт куя, – дип әлегә башкарылган эшләренә нәтиҗә ясады баш агроном.
Үз көчләре белән зур-зур төзелешләр алып барган, авыл кешесен эшле дә, ашлы итәргә тырышучы хуҗалыкларыбыз булганда авылларыбыз да яшәр әле дип ышанып була. «Кама» хуҗалыгы тотрыклы үсеш юлыннан ныклы адымнары белән алга карап атлый. Киләчәктә дә һәрбер тармакта эшләре гөрләп барсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев