Тоз гына, димәгез...
Арзан гына бәягә бер килограмм тоз сатып алганда без аның өчен борынгы заманнарда сугышлар чыкканын башыбызга да китермибез.
Урта гасырларда тоз шундый кадерле булган ки, аны зурлап, “ак алтын” дип йөрткәннәр. Ә Европаның күп кенә шәһәрләре фәкать тоз белән сәүдә итү ярдәмендә генә чәчәк ата алган.
Йомырка тәбәсе, яки аш пешерәбезме, салат ясыйбызмы яисә башка азык әзерлибезме — барысы да фәкать күпмедер микъдарда тоз өстәгәндә генә без күнеккәнчә тәмле була. Әмма тоз кристаллары башка күп нәрсәләргә дә сәләтле: күп кенә авырулар вакытында дәва була ала.
Аш тозы, яки натрий хлориды — яшәү өчен бик тә кирәкле матдә. Дөрес су-тоз балансын саклау өчен өлкән яшьтәге кешенең организмы көн саен ике-өч литр сыеклык һәм алты-сигез грамм тоз алырга тиеш. Эш шунда ки, натрий ионнары күзәнәкләр тышындагы сыеклык күләменең даимилеге өчен җаваплы, ә аларны тоткарлау, яки югалту пропорциональ рәвештә суны тоткарлауга яисә югалтуга китерә. Шунлыктан без, тоз булмаса, кибәр идек.
Томау төшкәндә яки борын тыгылганда борын эчен даими рәвештә тозлы су белән юарга яки сиптерергә кирәк. Моның өчен аш тозы да, диңгезнеке дә ярый. Эретмәне бер стакан җылы суга бер чәй калагы тоз исәбеннән әзерлиләр. Натрий хлориды бактерияләрне үтерә һәм борынның лайлалы тышчасын дымландыра. Борынны тозлы су белән юсаң, сулыш алу җиңеләя.
Томау төшүне кисәтүдә ингаляция өчен ультратавыш сиптергеч бигрәк тә нәтиҗәле. Ул тозлы суның вак кына кисәкчәләренә дә бронхларга кадәр үк сулыш юлларына үтеп керү мөмкинлеге тудыра. Мәсәлән, Берлин клиникаларының берсендә галимнәр үткәргән тикшеренүләр шундый процедураны бер генә кабул иткән кешеләрдә дә салкын тидерү очраклары ике тапкыр кимүен күрсәткән.
Кан әйләнешен һәм матдәләр алмашуын көйләүдә тозлы сулы ванна файдалы. Биредә кан әйләнеше яхшыра. Суның температурасы 37 градус булырга, ә процедураның дәвамлылыгы 20 минуттан артмаска тиеш. Ваннадан соң душта коеныгыз, сөлге белән сөртенегез һәм 30 минутлап ял итегез.
Псориаз. Тоз тире авыруларын, аерым алганда, псориазны дәвалауда булыша. Гадәттә, дәвалау курсын Үле диңгез тозын кулланып үткәрәләр, чөнки ул минералларга һәм микроэлементларга бай.
Миндальсыман бизләр шешкәндә тамакны иртән йокыдан уянгач ук, шулай ук һәр ашаганнан соң тозлы су белән чайкарга кирәк. Моның өчен ярты чәй калагы тозны ярты стакан җылы суда эретегез, болгатыгыз һәм тамагыгызны чайкагыз. Тозлы су лайланы юып төшерә һәм бер үк вакытта, бизләрдә утырып калган азык калдыкларын чистарта.
Аяклар арыганда да тозлы ванна бик файдалы. Яисә зур җитен тукыма алыгыз да аны тозлы җылы суга тыгыгыз (30 грамм тозга бер литр су). Тукыманы сыгыгыз, аның белән аякларыгызны төрегез. Өстән җиңелрәк тукыма каплагыз, берәр япма ябыгыз да шул килеш 20 минутка калдырыгыз.
Күз төбендәге түгәрәкләрне бетерүдә тозлы компресслар ярдәм итәчәк. Бер чәй калагы тозны бер чынаяк суда эретегез һәм шуны бер кисәк мамыкка, яки җитен тукымага сеңдерегез. Сыгыгыз һәм 10 минутка йомык күз кабакларыгызга куегыз. Сак булыгыз: күзләрне ачарга ярамый, чөнки тозлы су нык әчеттерәчәк. Тозлы компресслар күз астындагы “капчыктан” котылырга да ярдәм итәчәк.
Бөҗәкләр тешләгәндә бер чәй калагы тоз һәм бераз гына судан әзерләнгән “ботка” авырту һәм әрнүне баса, чагылган урынның кабарып чыгуын булдырмый кала.
Җиңелчә генә агуланганда бер стакан җылымса тозлы су ашказанының лайлалы тышчасына тәэсир итеп, косасыны китерә. Ашказанындагы нәрсәләр белән бергә токсик азыклар һәм тозлар да чыгарыла.
Уртлар канаса, һәр көнне иртән бер чәй калагы эре тоз белән бераз гына җылы судан әзерләнгән “ботка”ны кристаллар вакланып беткәнче чәйнәргә кирәк. Йотарга ярамый. Бу уртларны ныгыта һәм, бер үк вакытта, пародонтитны кисәтүнең менә дигән чарасы булып тора.
Тешләрне дә тоз ярдәмендә агартып була. Моның өчен тешләрне айга ике тапкыр гади тоз белән чистартырга кирәк. Тозны теш щеткасына сибегез дә гадәттәгечә чистартыгыз. Аннары, тоз тәме калмасын өчен, авызыгызны әйбәтләп чайкагыз.
Бит тиресен йомшарту өчен эре тозны тугылаган сөт өстенә кушыгыз да әлеге масса белән битегезне түгәрәк ясап берничә тапкыр ышкыгыз. Аннары җылы су белән юыгыз.
Табиб белән киӊәшләшү сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев