“Тоз күле” нигә тозлы?
Андагы пычраклыкта һич кенә дә су коенасы килми
Ырынбур өлкәсендәге Соль-Илецк шәһәренең көнчыгыш чигендә урнашкан ул күлләр. Аларның аръягында тоз чыгару шахтасы эшли. Ә күлләр өчәү. Иң чиста, төбе ак тоз белән капланганы “элита” һәм “текә”ләр өчен, ә калган икесе ком төпле, пычрак кара сулыклары — безнең кебек “простой” кешеләргә...
Ул күлләрдә су коенып, сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр бихисап. Аларның даны бөтен Русиягә, хәтта БДБ илләренә таралган. Су керү сезоны башлану белән сәламәтлекләрен ныгытуга өмет итеп, илнең барлык төбәкләреннән, Казахстаннан һәм башка чиктәш илләрдән Соль-Илецкига меңнәрчә кеше агыла.
2017-18 елларда ике ел мин дә гаиләм белән шул күлгә барып кайтырга булдым. Тәвәккәлләп юлга чыктык. Шәһәргә кергәндә юлның ике ягына бик күп кешеләр баскан. Һәрберсенең кулында — “Фатир бирәм” дип язылган фанера такта. Без дә шуларның берсе янына туктадык. Озын буйлы, матур казак егете безне үзләренә чакырды. Соль-Илецк элеваторыннан ерак тормыйлар икән. Әнисенең исеме — Фәридә, ә егетнең исеме Рамазан булып чыкты.
Өч кешелек бүлмә күрсәттеләр. Ярыйсы гына чиста, күлдән кайткач юынырга мунчалары да, тукланырга кухнялары да бар. Урнаштык. Фатир хакы — кеше башына тәүлегенә 200 сум. Өч көнгә өчебезгә 1800 сум түләдек. Машинаны куярга йорт ихатасы да бар. Тик күлгә бик ерак, автобус белән бөтен шәһәр аша барырга кирәк. Анысына да риза булдык.
Күлгә керү өчен кеше башына 200әр сум түләдек. Күл артык зур түгел, төбе комташ бәс төсендәге тоз. Суының нинди төстә икәнлеген әйтүе кыен. Яр буенда талдан түгәрәк итеп чатырлар урнаштырганнар. Алары да һәркемгә җитми. Ә кешеләр кырмыска оясыдай кайнаша. Алай да бер чатыр астына керә алдык. Кояш нык кыздыра, тозлы судан чыккач, күләгәгә кермәсәң, тәнеңнең янып пешүен көт тә тор! Тәүге көнне шулай үткәрдек.
Ә икенче көнне иртәрәк килдек. Күл янына килү белән борынга әче ис килеп бәрелде. Без инде аны күл суының тынчуыдыр дип кабул иттек. Яр буе кичә ничек булган, бүген дә шулай. Кем астына нәрсә ташлап, барысы да шунда аунап ята. Күп тә үтмәде, яр буе янә халык белән тулды. Барыбыз да су керәбез. Халык арасында “торгаш”лар йөри. Нәрсә генә сатмыйлар?! Сыра, пирожкилар дисеңме, пешкән кукуруз — барысы да бар. Хәтта чегән хатыннары да кулларына кәрт тотып, киләчәгеңне әйтәбез, дип, халык арасында бутала. Ә күл тирәли санитария кагыйдәләрен саклаучылардан беркем дә күренми. Яр буенда бер бәдрәф, чишенеп киенү өчен талдан үргән ике-өч “хибара” бар. Шулай итеп, ничек булса булды, өч көн “су коенып” кайттык. Файдасы әлегә күренмәде. Ә халык, анда өч мәртәбә бармасаң, файдасы тими, ди.
...Икенче елны тагын тәвәккәлләп шул күлгә юлландык. Бу юлы алдан телефон аша белешеп, Марат исемле кешегә фатирга кердек. Бу юлы куну бәясе – бер кешегә 300 сум. Маратның йорты күлдән ерак түгел, җәяү дә барып була.
Ниһаять, дәва алырга килдек. Күл иң кырыйдагысы булып чыкты. Яр буйлары элеккечә үк пычрак. Суы дегет кебек кара. Ә керү хакы — кеше башына 250 сум.
Күл зур түгел, ә халык мыжлап тора. Бәдрәфләре дә күлдән ерак. Кешеләр хәтта анда барып та тормый шикелле. Суга кергәч, кем күрә, кече, йомышларын да шунда башкаралар, күрәсең! Чөнки күл янына килерлек түгел, борынны ярып сасы ис килә. Ә яр буе чүп-чар оясы, ташландык авыл фермасын хәтерләтә. Бернинди чисталык юк, бер сүз белән әйткәндә — антисанитария!
Кайдан кадәр килгәч, бу юлы да өч көн су коеныйк дип көч-хәл белән өч көнне үткәрдек һәм, башкача бу күлгә килмәбез, дип, ант итеп кайтып киттек. Ә файдасы күренмәде. Ул күлләр хәзер эшкуарлар кулында булса кирәк. Ә аларга бит акча гына керсен, күлнең чисталыгына, халыкның сәламәтлегенә алар төкереп тә карамый!..
Фуат Мусин, Башкортстан
Кызыл таң
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев