Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тозлы кәбестәдә С витамины 10 тапкыр күбрәк!

Диетологлар кыш алдыннан иммунитетны ничек ныгытырга кирәклеген өйрәтә.

Иммунитетны саклауда витаминнар беренче ярдәмче булып тора. Шул ук вакытта иң күп С витамины, цитруслы җиләк-җимешләрдә түгел, ә тозлаган кәбестәдә һәм болгар борычында була икән.

“Күпләр цитруслылар — С витамины буенча чемпион, дип саный. Чынлыкта бу алай түгел, болгар борычында яки тозлы кәбестәдә С витамины шактый күбрәк. Аларда С витамины әфлисундагыга караганда 10 тапкыр күбрәк”, — дип белдерә табиб-диетолог Сергей Обложко.

Ә профессор, шәхси медицина табибы, Маргарита Королева сүзләренчә, тозлы кәбестә шулай ук эчәклек микрофлорасына ярдәм итә торган табигый пробиотик та булып тора, дип яза Кызыл таң.

“Югары гипертонияле, гәүдә авырлыгы артык булган кешеләргә мондый кәбестәне тоз кулланмыйча ашарга мөмкин. Бу очракта аны нарат җиләге, мүк җиләге кушып ясалган рецептлар буенча әзерләргә була”, — дип киңәш итә табиб.

Тискәре йогынтысы булуы ихтимал, алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

Фото: pixabay.com/ru

 

 

Фото: ideireceptov.ru
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тозлы кәбестә