“Тозлы” мәзәкләр
Хөрмәтле “Хезмәт”леләр! Газетагызны бик яратып укыйбыз. Рәхмәт, бар кеше дә укырлык язмалар басыла, төрле темаларны колачларга тырышасыз. Миңа калса, төрлелек өчен мәзәкләр генә җитми. Билгеле, газетада аларның да “тозлы”ларын – бөтен гаилә белән укып була торганнарын күрәсе килә. Сезгә менә шундый тупланма – ун мәзәк җибәрәм. Ихтирам белән, Наилә апагыз.
1. Бер бала әтисеннән сорый:
– Әти, блогерлар язмаларын ничек әзерли?
– Син дәрес хәзерләгән кебек: бер блогер яза, калган 99ы аннан күчереп баса.
2. Балалар бакчасында тәрбияче баладан сорый:
– Сиңа колакларың нигә кирәк?
– Күрү өчен.
– Аның өчен күзләр бар.
– Колаклар булмаса, башлык күзгә төшә дә күзләр күрми башлый...
3. Узган гасыр галимнәре 2020 елга илдә юллар булмаячак, машиналар очып кына йөриячәк, дип фаразлаган булганнар.
– Бу фаразның беренче өлеше күптән тормышка ашты инде.
4. Имтихан бара.
– Рекламаның кеше тормышындагы файдасы турында сөйләгез әле.
– Файдасы дип... Реклама газетларын ремонт ясаганда идәнгә җәеп була...
5. –Балалар бакчасына йөргәндә, көндез ятып йоклау җәза иде. Ә хәзер – хыял!
6. Ике дус очрашкан.
– Элек йөргән кызым җанга төште. Ничек онытырга икән шуны?
– Будильнигыңа аның тавышын куй.
7. Башка илләрдә премия алам дип, ә бездә премияне кисмәсәләр ярар иде, дип эшлиләр.
8. –Паспортымны урладылар.
– Полициягә бардыңмы соң?
– Бардым. Алар түгел. Алар урламаган...
9. Бер ирнең кәрәзле телефоны шалтырый.
– Алло.
– Сезнең улыгыз бездә.
– Нәрсә таләп итәсез?
– Тизрәк килеп алыгыз, балалар бакчасын биклисе бар!
10. Бер бабай оныгы белән уенчыклар кибетенә килгән.
– Барабанның иң зурын сайлап бирегез әле. Ялларга аталары безгә сыбызгы белән китерде, мин өйләренә барабан белән кайтарам...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев