Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Төпле гаилә - якты киләчәк

Авылыбыз урамы буйлап атлыйм. Камал абыйларның мәһабәт йортлары турыннан узганда, Куныр авылында яшәүче данлыклы Ногманнар нәселенең дәвамчысы булган бик мөхтәрәм, олы җанлы Камал абый гаиләсе турында җылы сүзләр әйтеп, бераз гына булса да элекке чорларга кайтып килү теләге туды миндә.

Сафиулла абый Бөек Ватан сугышында үлеп калган энесе Камал истәлегенә сугыштан соң туган улына Камал дип исем куша. Камал абый Сафиулла абый белән Бибихаҗәр апаның алтынчы баласы булып туа. 1966нчы елда Бибихаҗәр апа авырып үлгәч, Сафиулла абыйга димләп Шубан авылыннан Шәмсеҗиһан апаны алып кайталар. Сафиулла абый белән 5 ел гына яшәп калалар. Сафиулла абый да авырып вафат була. Ләкин Шәмсеҗиһан әби бу йортта үги ана булып түгел, яраткан әни, әби булып 50 ел яши.

Гаиләдә барысы 7 бала үскәннәр. Камал абый урта белемне кичке мәктәпкә йөреп ала. Армиядә 3 ел хезмәт итеп кайта. “Якты юл” колхозында 46 ел эшләп, “Хезмәт ветераны” исеме алып, лаеклы ялга чыга. Камал абый тирә-якта данлыклы көрәшче була: 10 ел бертуктаусыз көрәшә, яшьләрне өйрәтә. Гел беренче урын алып кайта торган булган. Ул вакытта көрәшчеләргә зур бүләкләр бирелмәгән, күбрәк сөлге, тукыма, соңыннан велосипед, өстәл, кер юу машинасы бирелә башлаган. Ә бер елны Мари республикасында көрәшеп, 4 тәкә алып кайткан. 1971нче елның август аенда авылыбызның бик тырыш, сабыр, уңган кызы Җиһания апага өйләнә. Җиһания апа үзе дә – Вәккас абый белән Мәгъмүрә апаның дүртенче баласы. Алар 2 кыз, 2 малай бүгенге көндә дә, бер-берсенә ярдәмләшеп, барысы да авылда балалары, оныклары белән яшәп яталар. Җиһания апа бик яшьли эшкә тотына: 8 сыйныфны бетергәч тә колхозда сыер сава башлый. Аннан 2 ел Дорга авылы почтасында, 16 ел авыл Советы сәркатибе, 18 ел “Якты юл” колхозында хисапчы булып эшли. Бер- бер артлы 3 балалары дөньяга килә: Илсияр, Илгизәр, Гөлсияр. Шәмсеҗиһан әби балаларны бик ярата, тәрбияләп үстерешә.

Камал абый белән Җиһания апа бүгенге көндә уллары Илгизәр һәм аның гаиләсе белән бик тату, зур гаилә булып яшиләр.Уллары Илгизәр Чечняда хезмәт итә. Бервакыт, улыннан хәбәр килми башлагач, Камал абый аны эзләп Мәскәүгә китә. Ике шәһәрдә, берничә частьта булып, кертмәгән җирләргә тимерчыбыклар аша шуышып кереп, штабка барып җитә. Улының Чечняда икәнен белеп кайта һәм Чечняга барырга әзерләнә башлый. Шул вакытта Илгизәрдән хат килеп төшә, хатта үзенең исәнлеген хәбәр итә. Грозныйда сугыш вакытында 33 солдатның 11е генә исән кала. Илгизәрне дә Аллаһы Тәгалә, әбисенең, әти-әнисенең догалары гына саклагандыр!

Илгизәр, яраланып, госпитальдә ята, аннан авылга кайта. Бик авыр вакытлар кичерә Камал абый белән Җиһания апа ул вакытта. Камал абый бик нечкә күңелле, шигьри җанлы кеше ул. Безнең авылда бик күркәм бер гадәт бар: ел саен 55,60 яшен тутырып, пенсиягә чыга торган авылдашларны сәхнәгә чакырып, бик олылап, бөтен авыл халкы котлый. Камал абый, шуларның күбесенә багышлап, шигырь язып китерә, яки үзе укый, картина бүләк итсә, аның артына шигырен язып куйган була. Бар кешенең күңеленә аның җылы һәм күңелле сүзләре барып җитә.

Уллары Илгизәр өч ел инде Куныр һәм Шода авылларында газ белгече булып  эшли.2000 нче елда Салавыч авылының 7 балалы   укытучылар гаиләсендә үскән Хәбибрахман абый белән Фәния апаның кызы – Айгөлне үзенә гомерлек яр итеп сайлап ала. Авылда балалар бакчасында шәфкать туташы, аннан Кургем авылында, хәзер үзебезнең авылда халыкка медицина хезмәте күрсәтә. 4 бала тәрбиялиләр. Олы кызлары Индира Йошкар-Ола шәһәрендә медицина университетында белем ала. Калган балалары: Ризван, Аяз мәктәптә укыйлар, кечесе Азаматка әле тугыз ай гына.Үз көчләре белән ике катлы йорт төзеп чыктылар. Бар нәрсәләре дә бар. Илгизәр агач эше остасы: мебельләр, ишек-тәрәзәләр ясый. Үзләренең өйләрендә дә барлык мебель аның кулы белән ясалган, искиткеч матур, зәвыклы. Авылдашларына да үз куллары белән йорт җиһазлары бик күп ясады. Алар гаиләсе менә 3 ел инде күркә үстерү белән шөгыльләнәләр. Шуларны асрар өчен, җылы урын әзерләделәр, хәзер бу эшнең остасына әйләнеп баралар. “Үстерүе авыр түгел, итне урнаштыруы гына авыр”, –диләр. Күркәнең итен дә, колбаса да ясатып саталар. Бөтен гаилә белән эшлиләр. Балалар да кул арасына кереп бара. Илгизәр гер күтәрү буенча күп еллар район чемпионы, баянда, гитарада уйный, җырлый. Кызына да аның таланты күчкән. Ә улы Ризван районда үз яшьтәшләре арасында иң оста волейбол уйнаучы исемен алды.

Камал абый белән Җиһания апаның кызлары Илсияр дә авылда төпләнеп калды. Тормыш иптәше белән ике ул үстерделәр. Икесе дә урта мәктәптә укытучылар. Ире Рәдиф – физкультура укытучысы. Бик күп еллар егетләрне волейбол серләренә өйрәтә. Безнең Куныр авылы егетләре районда, республикада, күрше өлкәләрдә иң оста уенчылар булып танылдылар. Авыл җирендә кеше үзенә шөгыль таба ул!

Кече кызлары Гөлсияр дә тормышта, ике бала үстерә, укытучы һөнәрен сайлады, Яшел Үзән шәһәрендә яшиләр.

Илзия Нәҗипова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Ильзия туганнарнын тарихларынукып белэбез рэхмэт.

    Теги: Гаилә