Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында хәзер суд приставларының хезмәтләре күрсәтелә

Яңа сервислар кирәкле мәгълүматны дистанцион рәвештә алырга һәм төрле гариза, шикаять һәм үтенечнамәләр бирергә мөмкинлек бирә.

Суд приставларының яңа хезмәтләре хәзер Татарстан халкына дәүләт хезмәтләре порталы аша күрсәтелә. Бу хакта Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова сөйләде.

Татарстанда дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервис эшли башлады: хәзер республика халкына федераль пристав хезмәтләренә шәхсән йөрү мәңбүри түгел, кирәкле хезмәтләрне дистанцион рәвештә алырга мөмкин.

Яңа сервислар гражданнарга да, юридик затларга да Интернет аша башкарылучы эшләрнең барышы яки салынган чикләүләр турында мәгълүмат алырга, шулай ук суд приставларына карап тикшерү өчен төрле гаризалар, шикаятьләр һәм үтенечнамәләр бирергә мөмкинлек бирә.

Кирәкле хезмәт алу өчен дәүләт хезмәтләре сайтына керергә һәм кирәкле "популяр хезмәтләр" исемлегеннән сайларга кирәк. Моннан тыш, хезмәтне эзләү системасы аша табарга була, аның кырында «ФССП»ны кертергә кирәк.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд приставлары дәүләт хезмәтләре порталы