Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ТР Икътисад министрлыгы 70%тан түбәнрәк йөкләнешле сәнәгать парклары резидентлары өчен ярдәм итү чараларын эшләде

Технопаркларны комплекслы үстерү максатларында Икътисад министрлыгы сәнәгать паркларын үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру концепциясен эшләде.

Татарстан икътисадының 2021 елның төп бурычы - 70% тан да кимрәк йөкләнешле сәнәгать паркларының резидентлары санын арттыру. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР премьер-министры урынбасары — ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

"Бүгенге көндә республикада барлыгы 105 сәнәгать паркы бар, — дип сөйләде спикер. Шул ук вакытта бездә резидентлар саны мең ярымнан артык. Һәм пандемия елы белән чагыштырганда, без билгеле бер үсеш күзәтәбез. Парклар, чыннан да, бик кирәк. Әмма бездә йөкләнеше 70%тан да кимрәк булган мәйданчыклар бар".

Технопаркларны комплекслы үстерү максатларында Икътисад министрлыгы сәнәгать паркларын үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру концепциясен эшләде. Әлеге концепция кысаларында эшкуарлык субъектлары өчен киләсе ун еллыкка исәпләнгән түбәндәге салым ташламаларын булдыручы закон чыгару инициативалары кабул ителгән инде: гадиләштерелгән салым системасы буенча салым ставкаларын киметү, транспорт салымын түләүдән азат итү, шулай ук оешмалар милкенә салым түләүдән азат итү.

"Әлеге ташламалардан файдалану өчен эшкуар аккредитацияләнгән сәнәгать паркы территориясендә эшчәнлек алып бару буенча Икътисад министрлыгы белән килешү төзергә тиеш, — дип аңлатты Шаһиәхмәтов. Паркның түбән - 70% тан да кимрәк тутырылуыннан тыш, ул Татарстан бюджетына салымнар түләргә һәм гариза бирү датасына кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты булырга тиеш".

„Концепция шартларына туры килә торган әлеге салым преференцияләренә өстәмә рәвештә сәнәгать парклары резидентлары өчен ярдәм итү чаралары пакеты эшләнде, шул исәптән, процент ставкасын субсидияләү,"Төзелеш" займын бирү, электр энергиясенә ташламалы тариф булдыру. Ярдәм чаралары комплектын гамәлгә ашыру инде агымдагы айда старт ала" - дип аңлатты Шаһиәхмәтов.

Тулырак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: икътисад