Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ТР Мәдәният министрлыгы грантын алу өчен балалар IT-хакатоны игълан ителде

2021 елда мәдәният өлкәсендә IT-проектларны гамәлгә ашыручы яшьләргә дәүләт ярдәме — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантын алу өчен «IT-хакатон — CULTURE OUTSIDE BORDERS» республика конкурсы игълан ителде.

«Хакатон балаларның мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кызыксынуларын стимуллаштыру, балаларда заманча цифрлы җитештерү күнекмәләрен үстерү, мобиль һәм веб — кушымталар эшләү күнекмәләрен үстерү, укучылар тарафыннан IT технология юнәлеше буенча проект эшчәнлегендә иҗади потенциалны һәм белемнәрне гамәлгә ашыру өчен өстәмә һөнәри компетенцияләр алу максатыннан оештырыла», - диелә ТР Мәдәният министрлыгы хәбәрендә.

Хакатонда 3-5 кешедән торган командалар катнаша ала. Анда катнашу өчен 13-17 яшьлек Россия һәм чит ил гражданнары чакырыла.

Конкурс турында нигезләмә сылтама буенча.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният министрлыгы дәүләт ярдәме Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы IT-проектлар «IT-хакатон — CULTURE OUTSIDE BORDERS» республика конкурсы