Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ТР Роспотребнадзор вәкиле корпоративны ничек куркынычсыз үткәрү турында сөйләде

Җәмәгать туклануы йортларында кагыйдә бозулар ачыкланган очракта, ведомство хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Эш бирүчегә коллективка корпоратив кирәкме-юкмы икәнлеген хәл итәргә кирәк. Әгәр ул кирәк икән, аны эш урынында ук оештырмаска һәм барлык санитар кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Аларны уздыру зарурлыгына килгәндә бик җаваплы булырга кирәк. Әгәр дә корпоратив үткәрелсә, моны профилактиканың барлык чараларын үтәп, иң куркынычсыз урында эшләргә кирәк. Монда без эштә утыруларны, корпоративларны турыдан-туры эш урыннарында уздыруга юл куймыйбыз», - дип билгеләп үтте спикер.

Әгәр бәйрәм итү өчен ресторан һәм кафе сайланган булса, хезмәт күрсәтүче персоналны исәпкә алып, бинада йөздән артык кеше булмаска тиеш. Әгәр җәмәгать туклану урынында ниндидер кагыйдә бозуларны күрсәгез, 21 декабрьдән Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең "Кайнар линиясе" эшли башлаячак.

Татарстанлылар массакүләм чараларда: Яңа ел концертларында, чыршы бәйрәмнәрендә, чыршы шәһәрчекләрен ачу, корпоративларда очраган кагыдәләр бозулар турында  "Кайнар линия"гә хәбәр итә ала, дип сөйләде Любовь Авдонина 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Роспотребнадзор корпоратив