Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы татарстанлыларны 5G каланчадан курыкмаска чакырды

Россиядә каланчаларның нурланышын катгый контрольдә тотачаклар.

Мобиль элемтәнең яңа буыны 5G бик зур мөмкинлекләр бирәчәк һәм сәламәтлек өчен куркыныч түгел. Бу хакта онлайн-эфирда ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте

«Нурланыш чыганагы дип борчылырга кирәкми, чөнки Рәсәйдә нурланыш нормалары дөньядагы иң катгыйларның берсе. Әгәр Скандинавия илләре белән чагыштырып карасак, кәрәзле элемтә нурланышы нормасы бездә 10 тапкыр катгыйрак һәм АКШ белән чагыштырганда тагын да күпкә катгыйрак. Саннарда бу - 1 кв. метрга 10 микроватт», - дип билгеләп үтте Хәйруллин.

Хәзерге вакытта Татарстанда 5G каланча юк, дип искәртте Хәйруллин.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 5G каланча