Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Транспорт чараларын теркәү һәм башка хезмәтләр өчен бәяләр артты

Быел 1нче гыйнвардан РФ салым кодексына кертелгән үзгәрешләр көченә керә. Дәүләт автоинспекциясе башкарган юридик әһәмиятле эшләр өчен түләү хәзер түбәндәгечә алыначак:

Транспорт чарасын теркәү 2850 сум (2000е дәүләт теркәү номеры, 500е теркәлү таныклыгы бирү, 350 сумы ПТСка үзгәреш кертү өчен).
Транспорт чарасын ПТС бирү белән бергә теркәү 3300 сум (дәүләт теркәү номеры һәм теркәлү таныклыгы бирү өчен шул ук бәя,ә ПТС бирү 800 сум).
Мототранспортны һәм прицепларны теркәү 2350 сум (монда дәүләт теркәү номеры бирү 150 сум, калган ике эш өчен түләү үзгәрешсез кала). Шушы ук эш ПТС бирү белән бергә башкарылганда салым 2800 сум. Чөнки ПТС өчен 800 сум түлисе.
Югалган яки куллануга яраксыз хәлгә килгән документларны яңаларына алыштыру 1300 (теркәү - 500, ПТС - 800)сум.
Транспорт чарасын теркәү турында таныклык алу өчен 850 сум салым түлисе. Аның 350 сумы ПТСка үзгәреш керткән өчен, 500 сумы таныклыкка.
Фото: http://avtoportal76.ru/novosti/materinskii-kapital-mozhet-stat-istochnikom-dlja-pokupki-avtomobilja.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250