Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Трассада... бала?

Бер ир үз автомобилендә өенә кайтканда кинәт фара утында юл читендә басып торган баланы күреп ала

Әбҗәлил районында трассада кечкенә кыз табылган.

Шушында яшәүче бер ир үз автомобилендә өенә кайтканда кинәт фара утында юл читендә басып торган баланы күреп ала.

Ул сөйләвенчә, сабый сорауларга җавап бирми, әмма таныш булмаган кешенең машинасына утырырга каршы килми. Ир аны полиция бүлегенә алып барырга була.

Тиздән баланың әти-әнисен эзләүгә оперативниклар кушыла. Кыска гына вакыт эчендә алар табылган һәм полициягә озатылган. Хәзер кызга берни дә янамый, ул өендә. Сабыйның әти-әнисенә баланың ни өчен трассага барып чыгуын аңлатырга туры киләчәк, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: bash.news.ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала гомере