Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тәрбияченеӊ эшен судка биргәннәр

Россия Федерациясенеӊ Татарстан буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, Казан шәһәренеӊ 283 номерлы балалар бакчасыныӊ өлкән тәрбиячесенеӊ эше Россия Федерациясенеӊ җинаять Кодексыныӊ ике матдәсе буенча судка тапшырылган.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, 2017 елныӊ 24 ноябрендә тәрбияче өлкән группадага балаларны көндезге йокы вакытында урыннарына яткыра. Әмма 4 яшьлек бер малай йокламыйча, уйнап ята, башкаларга ял итәргә ирек бирми. Тәрбияче аныӊ арткы ягына һәм аякларына башта куллары белән, аннан соӊ ачкычлар бәйләме һәм аяк киеме белән суккалый. Бу гына аз тоела, кимендә 5 секунд вакыт аралыгында йөзен мендәр белән томалап тора. Һәм соӊыннан, ул баланы аяк-кулыннан күтәреп алып чыгып, утларын сүндергән аерым бүлмәгә ябып куя.

Баланы бакчадан алган әти-әни, аныӊ сөйләшүендә, үз-үзен тотышында кискен үзгәрешләр тоялар. Сораштыра торгач, бала бакчада ниләр булганын сөйләп бирә. Судка әзерләнү барышында психологик һәм психиатрик экспертлар балага тирән психологик травма ясалган, дигән нәтиҗә ясаганнар.

Өлкән тәрбияче тикшерү вакытында аӊлатмалар бирүдән баш тарткан. http://tatarstan.sledcom.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбияче