Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ТРда "Авыл клублары" программасын гамәлгә ашыру кысаларында 45 объектта эшләр бара

Шулай ук ветеринар пуктларын төзү, ветеринар берлекләрне һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен төзекләндерү эшләре башкарыла.

Аерым алганда, 3 объектта нигез салу эшләре - Баулы, Алабуга, Яшел Үзән районнары, корылма эшләре 15 объектта - Азнакай, Әлки, Балтач, Бөгелмә, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Сарман, Теләче, Чирмешән, Ютазы районнары, Чаллы һәм Казан шәһәрләре, түбәне кору эшләре 17 объектта - Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Әтнә, Буа, Биектау, Югары Ослан, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тукай районнарында, эчке төзекләндерү эшләре 11 объектта - Аксубай, Актаныш, Әлки, Апас, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Тәтеш, Чистай районнары, Казан шәһәрендә башкарыла.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ачыклык кертте, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ирек Фәйзуллин әлеге объектларда эшләрне план буенча алып барырга өнди. Шулай ук ветеринар пуктларны төзү, ветеринар берлекләрне һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен төзекләндерү турында да хәбәр итте. 29 апрель мәгълүматлары буенча, участок ветеринар пунктларны төзү кысаларында 28 районда 32 нигез монтажланган, 22 районда 26 объект өчен инженерия челтәрләре әзерләнгән, 17 районда төзелеш мәйданчыкларына 19 модуль китерелгән, 7 районда 8 модуль җыелган.


Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/04/30/120484/

Фото: http://devyatka.ru/upload/iblock/60d/60d61cd87587ebec391f326e4978fe45.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250