Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Түрәгә ярарга тырышып, көлкегә калганнар

Берәр кайда бәйрәм яки семинар үткәреләсе булса, җитәкчеләр үтәсе юлларны гөлләргә күмәләр, себереп кенә калмыйлар, хәтта сабын, мунчала белән юып та чыгаралар, диләр безнең якларда.

Ә менә Үзбәкстандагы вакыйга көлке дә, кызганыч та булып тоела. Фәргана өлкәсендәге бер районда премьер-министрлары Шәүкәт Мирзияевның килүен ишеткәч, юлларны тәртипкә китереп кенә калмаганнар, ә эшчеләрне җыйган мамыкларын кире сабагына ябыштыртканнар, дип яза "Газета.ру".
Шундый ысул белән җирле хакимият кунак алдында үзенең ап-ак мамыкка бай кырлары белән мактанырга уйлаган.
Өлкәнең мэры Шөхрәт Ганиев шәхсән үзе эшчеләргә мамык кырларын идеаль тәртипкә китерергә карар биргән, диләр. Ләкин мэриядә бу сүзләрне кире кагалар.
Ничек булуга карамастан, 400дән артык ир-ат һәм хатын-кыз кыр буйлап мамыкны ПВА клее белән кире сабагына ябыштырып йөргән.
Иң кызыгы исә шунда: Үзбәкстан премьер-министры әлеге районга килмәгән, дип хәбәр итә Матбугат.ру
Фото: http://www.regnum.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250