Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тәрәзәгез җылы чыгарамы-юкмы дип тикшереп йөрүчеләр кемнәр булып чыкты?

Кариледә тепловой специалист дип берничә бригада йөри, тәрәзәләр җылы чыгарамы-юкмы дип караган булалар да, 25 меңгә килешү төзеп китәләр.

“Кариледә тепловой специалист дип берничә бригада йөри, тәрәзәләр җылы чыгарамы-юкмы дип караган булалар да, 25 меңгә килешү төзеп китәләр. Квартираларда да йөрделәр. Хуҗалыкларга шалтыратып, өйдә буласызмы, диләр. Авылларга да килмәсеннәр, халыкка әйтеп куярга кирәктер инде ул.”

Әлеге аудиоязма яшен тизлегедәй таралды. Ачыклый башлагач, чыннан да андый белгечләр йөргән булып чыкты, кертүчесе дә, кертмәүчесе дә табылган. Полициягә мөрәҗәгать иткәч, безгә менә мондый җавап килде:

“Дөрестән дә, андый фирма бар, тикшерелде. Бу нисбәттән берничә заявка кергән иде. Жинаять буларак теркәлмәде. Чөнки закон бозу очрагы юк. Пластик тәрәзәләрнең гарантия срогы чыгу сәбәпле, аларга тикшереп чыгарга кушалар. Килешү төзеп эшләтү һәр кешенең үз иркендә”.

Фото: вебредактор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе пластик тәрәзә