Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тәрәзәләр парланудан ничек котылырга?

Берничә киңәш ярдәмгә килер.

Тәрәзәләрне спирт һәм глицерин эремәсе белән юыгыз (глицерин 1 өлеш: этил спирты 10 өлеше). Тәрәзә пыяласын шул катнашмага манчылган чүпрәк белән яхшылап сөртегез. Шулай эшләгәндә алар алай нык парланмас.

Фатирны ешрак җилләтегез. Кышын, температура аермасы зур, бина эчендә дымлылык югары булганда, су пары тәрәзәләрдә хәтта иртән генә түгел, көн буе торырга мөмкин.

Өйдә спатифиллум, абага, хамедора яисә плющ кебек дымны үзенә тарта торган гөлләр үстерегез. Алар югары дымлылыкны ярата һәм тәрәзәләрне парландырмас өчен сезгә ярдәм итәр.

Керләрне өйдә киптермәгез, урамга яисә балконга чыгарыгыз. Алар өйдәге дымлылыкны арттыра.

Һаваны корыта торган приборлар сатып алыгыз. Алар югары дымлылыкка гына түгел, күгәреккә каршы да нәтиҗәле, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр