Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Төсе дә матур, витаминга да бай!

Соңгы елларда кишернең сары, көрән, зәңгәр, кызыл, кара, чия кызыл төстәгеләре популярлашып бара.

Әле кишер утырттыгызмы? Кишерне бакчачылар, гадәттә, язның ничек килүенә карап, апрель азагында, көннәр 4-6 градуска кадәр җылы торганда утырта. Соңрак өлгерә торган сортларны 5-10 майга кадәр утыртырга була. Бу яшелчә кыраудан курыкмый, үсентеләре 4 градуска кадәр салкыннарга чыдам.

Күпчелек бакчачылар кишернең әфлисун төслесен үстерергә ярата. Соңгы елларда аның сары, көрән, зәңгәр, кызыл, кара, чия кызыл төстәгеләре дә популярлашып бара.

Кишернең төрле төстә булуы нәрсәне аңлата соң?

  • Әфлисун төслесе каротинга, яки А провитаминына бай;
  • Сары төсне кишергә лютеин пигменты бирә;
  • Көрән, зәңгәр, кызыл, кара төсләр антоцианнар булуын күсәтә;
  • Чагу кызыл тамыразыкларда ликопин күп була;
  • Чия кызыл кишер бетаинга бай.

Шуңа да төрле сорттагы һәм төстәге кишер үстерү — күңел өчен генә түгел, ә рационны баету да, дип яза Кызыл таң.

 
 
Фото: sadgrad.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга файдалы киңәшләр кишер кишер үстерү