Төсенә карап, өстенлек бирегез!
Тормышыгыз төсләргә бай, ашаган ризыкларыгыз файдага булсын!
- Ак төстәге ашамлыклар, мәсәлән, дөге, кәбестә, ак балык киеренкелекне бетерә, шомлануны юк итә, тынычландыра. Хәтта күз күрүен яхшыртырга да ярдәм итә.
- Кызыл (иң актив төс) – чөгендер, гранат, чия, карбыз – көч өсти, энергия һәм оптимизм бирә. Буыннарны хәрәкәтчән итә, мускулларны тыгызлата.
- Кызгылт-сары (ут төсе, иң кайнар төс) – әфлисун, өрек, кишер – кәефне күтәрә, матдәләр алмашынуын, кан йөрешен яхшырта, тирегә һәм азык эшкәртүгә яхшы йогынты ясый.
- Сары (иң җиңел төс) – кавын, ананас – сәламәтлек төсе, депрессияләрдә һәм неврозларда ярдәм итә.
- Яшел (кызылның капма-каршысы, димәк, тынычландыручы төс) – алма, аш тәмләткечләр, борчак – тискәре эмоцияләрне юк итә, йоклап китәргә ярдәм итә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта.
- Зәңгәр (кызгылт-сарыга капма-каршы, иң салкын төс) – суүсемнәр, кара җиләк, бөрлегән – йөрәк тибешен тынычландыра, кан басымын төшерә, эчәк эшчәнлеге бозылганда ярдәм итә.
- Шәмәхә (сарыга капма-каршы, иң авыр төс) – виноград, слива – күз күрүен яхшырта, шомланулардан тынычландыра.
Тормышыгыз төсләргә бай, ашаган ризыкларыгыз файдага булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев