Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Түшәктәге энә йөрәгенә кадалган

Көндәлек тормыштагы саксызлык үлемгә китерә язган. Нишләптер түшәккә эләккән энә бер ир-егетнең йөрәгенә кадалган.

Бу хәл турында Амур өлкә клиник дәваханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

25 яшьлек ир-егет йөрәге авыртуга зарланып, табибларга мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләреннән табиблар шуны белгән: пациент ялгыш түшәктә булган энәгә яткан.

Тикшерү үткәргәч, ир-егетнең гомере зур хәвеф астында булуы ачыкланган. Хирурглар бригадасы аңа кичекмәстән операция ясаган.

Йөрәккә кадалган энә сынган булган, аның өлешләрен көч-хәл белән табып алганнар.

Хәзер пациент савыгып аягына баскан, аның сәламәтлегенә берни янамый, ди табиблар.

Бу хәл һәркайсыбызга гыйбрәт булсын, көндәлек тормышыбызда хәвефсезлек кагыйдәләре хакында онытмасак иде, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саксызлык энә кадалган