Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Цифрлы телевидениегә күчәбез

Балтач мәдәният үзәгендә цифрлы телевидениене кабул итү өчен куллану җиһазларын урнаштыру һәм җайга салу мәсьәләләре буенча волонтерларны укыттылар.

Алдан хәбәр иткәнебезчә, агымдагы елның 3 июненнән Татарстанда цифрлы телевидениегә күчү сәбәпле “аналог” сигналы эшләүдән туктаячак. Гади тел белән әйткәндә, әгәр сез бүгенге көндә телевизорны өй яки урамга көйләнгән антенна аша карыйсыз икән, җәй башында әлеге мөмкинлек бетәчәк, махсус приставкалар кирәк булачак (барлык телевизорларга да түгел).

Татарстанда яшәүчеләргә цифрлы телевидениене көйләргә волонтерлар булышачак. Республикада барлыгы меңнән артык волонтер эшләячәк. Аларны укыту башланды. Мондый укулар безнең районда да үтте. Әлеге эшкә барлыгы 3 дистәдән артык волонтер җәлеп ителде.

Курсларны безнең районда Шәмәрдән телевизион үзәк белгечләре алып барды. Алар волонтерларны санлы тапшыруга күчүнең үзенчәлекләре белән таныштырдылар, шулай ук цифрлы приставкаларны ничек дөрес итеп урнаштыруны күрсәттеләр.

– Цифрлы телевидениегә күчү белән халык 20 каналны бушлай, югары сыйфатта карый алачак. Беренче мультиплекска “Беренче канал”, “Россия1”, “Россия 24”, “Матч ТВ”, НТВ, “5 канал”, “Культура”, “Карусель”, ОТР, “ТВ Центр” каналлары керә. Икенчесендә – СТС, “Домашний”, “Рен ТВ”, “Пятница”, “Спас”, “Звезда”, “Мир”, ТНТ, “Муз ТВ”.

Бүгенге көндә барлык яңа телевизорлар аналоглы һәм санлы сигналларны кабул итә ала. Цифрлы телевидениене кабул итү өчен иске телевизорларга цифрлы приставка кирәк булачак. Тоташтыру өчен берничә минут җитә, – дип аңлатты Шәмәрдән телевизион үзәк җитәкчесе урынбасары Юрий Иванов.

Курс ахырында һәр волонтерга махсус таныклык тапшырдылар, ул халыкка цифрлы телевидениене тоташтыруда ярдәм итү хокукы бирә.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: цифрлы телевидение