Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Төссез дөнья (хикәя)

Ашыга-ашыга юл аркылы чыгышым. Иртәнге алтылар тирәсе. Сирәк очраган халыкка да, машиналарның әрле-бирле йөрүләренә дә, светофор утының төсенә дә карамый-нитми, каядыр ашыгам.

Колагымда – наушниклар. Музыка тыңлап барсам да, уйларым – бөтенләй башка нәрсәдә.
Шулай үз дөньяма чумып, автобус тукталышына җиткәндә, бер егеткә килеп төртелдем. Колагымдагы наушниклар җиргә төшеп киттеләр. Аларны алырга үрелгәндә, егетнең агач шикелле басып торуын күреп:
– Күзең күрмиме әллә? – дип сукрандым. Эчемнән шушы сүзләр өчен үз-үземне сүксәм дә, уйларымнан нәүмизләнеп, кәефем кырылган чак иде.
– Күрмим, – диде егет тыныч кына.
– Ә, шулаймы... – дип, тагын нидер әйтергә ашкынган идем, тынып калдым. Күзләрендәге билгесезлек, бушлык әсәрен күрү белән, миңа каз тәне чыкты.
– Күрмисеңмени? – дидем мин, тына төшеп.
– Күрмим, – диде егет янәдән.
Минем җанны курку биләп алды. Егет сукыр иде. Минем аны бик тә юатасым, кәефен күтәрерлек сүзләр әйтәсем килде. Егет, минем кайдалыгымны абайламыйча, әле бер якка, әле икенче якка борылды.
– Син үзең генәме? – дидем мин.
– Юк, күрмисеңме әллә?
– Нәрсәне?
– Син бар бит.
Мин елмаеп куйдым. Әйе, мин бар. Мин беренче тапкыр үземне кирәкле һәм мөһим кеше итеп тойдым.
– Исемең ничек соң? – диде миңа егет.
– Дилә булам. Ә синең исемең ничек?
– Ислам.
– Бик матур, мәгънәле исем.
– Әйе шул. Тормышымдагы иң матур нәрсә ул – исемем, – диде егет.
– Ник алай дисең? Әнә тирә-юньгә кара... – дип башлаган идем, җөмләмне тәмамлап бетерә алмадым.
– Үз күзләрем белән күрмәгәч, ышанмыйм мин, – диде егет. Ә аннары башын аска таба иде. – Минем хәтта төсләрне дә күргәнем юк бит, Дилә. Күз алдыңа китер, гади генә төсләрне дә! Мин тирә-юньне, дөньяны матур дип атый аламмы соң? Минем моңа хакым бармы?
– Ислам, ә син кеше сүзенә ышан. Дөнья матур, киң ул. Аны бары тик күрә һәм тоя белергә генә кирәк. Теләсәң, мин сиңа төсләрне өйрәтә алам. Кояш сары төстә, болытлар – зәңгәр...
– Әйттем бит, үз күзләрем белән күрмәгәч ышанмыйм...
Мин дөньяда нинди акыллы фикерләр бар, шуларны әйтергә җыендым. Тик, ни генә әйтсәм дә, файдасы булмас кебек тоелды. Аның өчен дөнья төссез, күргәне – караңгылык иде.
– Ә син ни белән шөгыльләнергә яратасың? – дидем мин, кызыксынып.
– Музыка тыңларга яратам. Колакларымның барлыгына сөенеп туя алмыйм. Һәр кич әни миңа радио ачып куя. Мин кичләрне радио тыңлап уздырам, ә кайвакыт йоклап ук китәм.
– Мин дә музыка тыңларга яратам, – дидем мин. – Кечкенәдән музыка түгәрәгенә йөрдем, бар тормышым музыкага бәйле. Дөрес әйтәсең, колаклар кешегә бик кирәк. Колаклар булмаса, мин – сине, син мине ишетмәс идек, аралаша да алмас идек, – дип, аз гына булса да егетнең кәефен күтәрергә ашыктым.
Егет тынып калды. Минем сүзләр аны уйландырган иде булса кирәк. Мин аңа карадым. Ул шат иде. Елмаюлы йөзендә җитдилек чалымнарын шәйләдем.
– Син, димәк, җырлый беләсең? – диде егет, озак уйланып торганнан соң.
– Әйе, инде биш ел музыкаль мәктәптә укыйм. Кечкенәдән җырга гашыйк. Җыр аша бит хисләрне, уй-теләкләрне җиткерергә мөмкин. (Дәвамы бар)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев