Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Түтәлне көздән казыргамы?..

Әллә бу эшне язга калдырыргамы?

Бакчада көзге эшләр тәмамланып килә. Уңыш җыеп алганнан соң, җирне эшкәртергәме, әллә бу эшне язга калдырыргамы? Күпләр бу сорауга төгәл генә җавап табалмый. Ә менә тәҗрибәле бакчачылар көзен җирне казып калдыруның уңай якларын билгели. Бигрәк тә каты, авыр балчыклы җирнең структурасын җиңеләйтү, һава белән баету өчен әлеге эшне башкарырга кирәк, диләр. Өстәвенә, җирне казып әйләндергәндә, балчык астында кышлаучы корткычлар өскә калка һәм салкында туңып юкка чыга. Тик моның өчен тирән итеп казырга һәм җир кисәген вакламаска кирәк. Шулай иткәндә, кар тоту өчен уңай шартлар туа, ә кар күп булганда, җир яхшы итеп дым туплый.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга