Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Туфракны сынау өчен алу һәм субайларны исәпләү: журналистларга М12дә нинди эшләр алып барылуы турында сөйләделәр

ТР Транспорт министрлыгы Лаеш районына булачак Мәскәү-Казан автомагистрале урынына пресс-тур оештырды.

Татарстан территориясендә М12 Мәскәү-Казан тиз йөрешле трассасы буенча төзелеш эшләре әле алып барылмый. Әлегә инженер-геологик тикшеүләр генә үткәрелә. Бу хакта журналистларга «Юллар һәм күперләр» подрядчы оешмасының җаваплы вәкиле, автомобиль юлының сигезенче этабы проекты җитәкчесе Виталий Агабеков хәбәр итте.

«Бүгенге көндә бернинди төзелеш тә алып барылмый. Хәзерге вакытта инженер-геологик тикшерүләр, кышкы чорда табигый шартларда туфракны сынау буенча эшләр бара. Шуңа бәйле рәвештә безгә билгеле бер материаллар, конструкцияләрне тикшеренү урынына алып килергә кирәк. Моның өчен ачык су кирәк", - дип сөйләде Агабеков.

Аның сүзләренә караганда, ачык суда тулы куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен, тәүлек буе сакчылар һәм коткаручылар белән постлар урнаштыру планлаштырыла. "Кар машиналарында кешеләр ачык су янына килмәсен өчен патруль булачак. Яктылыкны чагылдыручы билгеләр куелган элмә такталар, бозга төшү урыннарында плакатлар куелачак. Без бу зонада бернинди чаралар да уздырылмавын сорыйбыз, 200 метрга кадәр зона боз өстенә керү куркыныч», - дип ассызыклады подрядчы оешма вәкиле.

Агабеков билгеләп үткәнчә, мәйданчыкта туфракны тикшерергә алу өчен геологлар скважиналар бораулый. "Күпер субайларының кайсы грунтка таянуын аңлау өчен, барлык исәп-хисап эшләрен башкарырга кирәк", - дип аңлатты ул. Проект компаниясе вәкиле эзләнүләр урынында даими экологик мониторинг алып барыла, дип ышандырды.

Туфракны тикшерү өчен алганнан соң, соң грунтны табигый шартларда сынаулар башланачак. «Субайлар борауланача һәм аның буенча статик һәм динамик сынаулар үткәреләчәк. Шулар нәтиҗәсендә  - субайларны нинди грунтларга һәм нинди тирәнлеккә утыртырга икәне хәл ителәчәк. Күпернең 28 терәге булачагы билгеле", - дип ачыклык кертте автоюлның сигезенче этабы проекты җитәкчесе

Мәйданчыкта эзләнү эшләрен киләсе елның март аена кадәр үткәрергә планлаштыралар. Проектка экспертиза үткәргәннән соң, эшчеләр күпернең беренче субйларын кага алачак.

«Гипростроймост — Санкт-Петербург институты» АҖ бүлекчәсе җитәкчесе Виктор Алексеев журналистларга хәбәр иткәнчә, акваториядә сынау өчен әзерлек чаралары технологик мәйданчыклар коруны, Иделнең сул як ярларыннан вакытлыча күпер төзүне, флотны арендага алуны, баржаларны төзекләндерүне, стендларны әзерләү һәм урнаштыру, анкерлы субайларны төшерүне үз эченә ала.

«Хәзерге вакытта сез эзләнүчеләрнең стендлар җыю өчен акваториядә сынаулар үткәрүгә керүен оештыру өчен әзерлек чараларын күрәсез. Димәк, сынаулар үткәрәчәк техника елга акваториясенә керү мөмкинлеге алырга тиеш. Навигация чорында без эзләнү эшләре комплексын башкардык, шуңа күрә инженерлык кыенлыкларын күрмим», — диде ул.

Сынаулар үткәрү өчен кирәкле материаллар су буенча китреләчәк, дип ассызыклады Алексеев. «Биредә боз ваткыч буксирлар эшли. Без ачык су участокларын күрәбез,  боз тулысынча катып су өслеген каплпмасын өчен зур бәкеләр ясала», — диде ул.


Аның сүзләренчә, юл хуҗалыгы министрлыгы күпер төзү технологиясе әлегә эшкәртелә, төрле вариантлар буенча фикер алыша. «Быел әзерлек чорының проект-тикшеренү эшләре тәмамланачак. Киләсе елда әзерлек чорындагы эшләрне башлау, шулай ук киләчәктә дәүләт экспертизасын үтү белән эзләнү эшләре комплексын дәвам итү планлаштырыла», — дип йомгаклады Алексеев.

Бүген Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы 2024 нче елга төзелергә тиешле М12 Мәскәү-Казан автомагистрале составында, «Актер» ял базасы янында Идел аша күпер төзү планлаштырылган урынга ММЧ өчен пресс-тур оештырды.  Трасса республиканың биш районы территориясе буенча узар дип көтелә. Автомобиль юлының гомуми озынлыгы 729 км тәшкил итәчәк, шул исәптән 142 км - Татарстан аша.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: М12 трассасы