Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Туган авылым Чутайның "Таң" чишмәсе турында яздым

Телгә кергән-алга килгән, дигән күк, эшләп тә куялар ир-егетләр

Татар конгрессы "Авылым чишмәләре" исеме астында конкурс үткәрде.
Мин дә катнаштым бу конкурста. Туган авылым Чутайның "Таң" чишмәсе турында яздым.
Безнең авылның бер үзенчәлекле ягы бар: авыл кырыннан аккан инешнең икенче яры Киров өлкәсенә карый.Таң чишмәсе дә шул өлкәдә, Йөрек тавы итәгендә. Чит өлкәдә булса да авыл халкы җәен дә, кышын да шушы чишмә суына йөри: кем җәяү, кем атта, кем матайда.
Озак еллар бу чишмә бер улаклы булып үз җырын көйләп акты да акты.
Бер сыйныфташлар очрашуында абыемнар классы шушы чишмәне түбә астына кертү турында сөйләшәләр. Алар, гомүмән, ел саен очраша. Телгә кергән-алга килгән, дигән күк, эшләп тә куялар ир-егетләр. Кызлары исә сөлгеләр, чокыр-чүмеч китерә, чәчәкләр утырта.
Хәзер абыйлар сыйныфы җәйнең бер матур көнендә чишмәләре янында очраша: чистарталар, сөйләшәләр, самаварлап чәй эчәләр. Кыскасы, файдалы һәм күңелле ял. Исән- имин булсыннар әле!

Гөлсинә Животникова,

Чепья авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев