Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Туган нигез җылысы яки Әтнә авылына сәяхәт

Туган авыл, туган нигез, туган йорт... күпме җырлар, шигырьләр иҗат ителә алар хакында. Мәңгелек тема.

Балтач бистәсендә дөньяга килсәм дә, тәүге адымнарымны биредә ясасам да, әтиемнең туган авылы Әтнә минем өчен үземнеке кебек. Ни өченме? Чөнки без биредә даими кунак. Әтиемнең балачагы, яшьлеге үткән эзләрдән бүген без атлыйбыз. Атна ахыры җиттеме атлыгып әби-бабай янына ашыгабыз. Әтнәнең кечкенә урамнары, саф һавасы, искиткеч матур табигате, тәмле сулы чишмәләре, куе урманнары хакында бик күп сөйләргә була.
Әтнә - бик борынгы авыл. Бүгенге мул, рәхәт тормышка алар урау юллар аша килгән. Башка авыллардагы кебек үк заманында биредә ачлык, ялангачлык, хәерчелек булган.
Тарихи мәгълүматларга күз салсак, Әтнә авылы 1782нче елларда барлыкка килә. Аңа Олы Әтнәдән күченеп кайткан кешеләр нигез сала. Күченеп килгән 12 гаиләдә 29 кеше исәпләнгән.
Тора-бара авылда йортлар саны арта, яшь гаиләләр барлыкка килә, балалар туа, халык күбәя. Шул исәпкә эшче көчләр арта һәм чәчүлек җирләренең мәйданын киңәйтү өчен мөмкинлекләр арта.
1905нче елда Әтнәдә хуҗалыклар саны 112гә, халык саны 601гә җитә. Хәзерге вакытта авылда 78 хуҗалык, 265 кеше яши. Әтнә авылы зур булмаса да, элек анда ике мәчет булган. Бүген бер мәчет эшли, якты иркен мәчет авыл картларын үзенә җыя, имам вазыйфасын бабаемның энесе Рафаэль Газизов башкара.
Әтнә авылы ил-көннәргә бик күп күренекле кешеләр биргән авыл. Россия флотының беренче татар вице-адмиралы Марс Җамалетдин улы Искәндәровның тамырлары да шушы авылга барып тоташа. Аның ерак бабасы Искәндәр Бәшәров Әтнә авылына нигез салучыларның берсе була. Марс Искәндәровның сабый һәм үсмер еллары нигездә Әтнә авылында үткән. 1997нче елдаКарадуган авылындагы Муса Җәлил музеее директоры Бакый Зыятдинов чакыруы буенча ул Балтачка кунакка кайта. Шул чагында зиратка барып, әбисе, бабабасы рухына дога кыла.
Әтнәнең икенче бер асыл егете Фәрит Якупов Калининградта полковник. Мансур Әхмәтҗанов исә Бөек Ватан сугышында катнашып, күпсанлы орден-медальләр белән бүләкләнә, полковник дәрәҗәсенә кадәр ирешә. Соңыннан Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә гражданлык обороносын җитәкли.
Бүгенге көндә Юдино бистәсендә яшәүче бик күп популяр җырлар авторы Нияз Гәрәев та Әтнә егете.
Менә нинди бай тарихлы ул Әтнә авылы. Тарихы дастаннар булырлык, ә бүгенгесе күпләргә үрнәк, халкы тырыш, табигате искиткеч матур аның.
Фото:yandex.ru
Рахман Газизуллин
Балтач урта мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250