"Туган як” музеена сәяхәт онытылмаслык хатирәләр белән күңелгә үрелде, диләр балтачлылар (фото)
"Наз" бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр белән бүлекчә хезмәткәрләре "Марш добра" исеме астында эстафета уздырдылар һәм Малмыж шәhәренең "Туган як" музеенда сәяхәттә булдылар.
Музей буенча сәяхәттә өлкәннәребез Малмыж районы тарихын тасвирлаган материаллар, фоторәсемнәр, тарихи язмалар белән таныштылар. Шулай ук табигать залында борыңгы чорда яшәгән мамонт сөякләре, төрле төрдәге кошлар, бөҗәкләр, кыргый җәнлекләрне күрделәр. Музей буенча сәяхәт барлык тернәкләнүчеләргә дә тарихи белемнәрен ныгытырга, яңалыклар тупларга мөмкинлек бирә.
Уздырылган барлык чаралар да тернәкләнүчеләрдә күңелле хатирәләр, искә алырлык шатлыклы истәлекләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев