Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Туган якка кайттым әле менә... (фото, видео)

Туган нигезгә, төп йортка атна саен кайтмасак та, еш кайткалыйбыз. Аллаһыга шөкер, әти-әниебез исән, төп нигезебез ятим түгел. Хәл-әхвәл белешеп, кирәк чагында хуҗалык эшләрендә булышып, рәхәтләнеп бер ял итеп киләбез. Туган йорт, төп нигезнең һавасы да башка шул...

Тик сүзем бүген ул хакта түгел. Ә туган ягым Шода авылының табигате, су буйлары, инешләре хакында. Чираттагы кайтуымда балачакның матур мизгелләрен үзендә саклаган шушы урыннар буйлап үтәргә туры килде. Без - бала-чага бер-беребезне куышы-куыша йөгереп төшә торган сукмакны тапмый озак йөрдем. Юк инде ул. Үзебезнең Тарлау очы балалары белән штаб ясаган аланлыкка да бара алмадым, чытырманлык баскан. Бераз үсә төшкәч кер чайкаган, төп нигезгә туганнар җыелышкач, җәтмә белән балык тоткан инеш буйларын да танымадым. Чишмә янына барып су эчәргә кулларымны сузгач, күзләремне яшь тамчылары каплады. Кайда ул минем балачагымның гүзәл су буйлары? Минем соравыма җавап итеп баш очымда кошлар сайрады, янәшәмдә генә бакалар бакылдады, челтер-челтер итеп су тавыш бирде. Менә нәрсәләр элеккечә калган икән. Ләм белән лайлаланган ташлары күренеп торган инештәге су агымы, бакаларның матур җырлары, кошлар сайравы... аларны еллар да, кешеләр дә үзгәртә алмаган.

Инешнең икенче ягындагы тау битләре дә бик үзгәргән булып чыкты. Юкса, нибары 30 ел вакыт үткән. Тәүге җир җиләкләре күренә башлауга әбиемә чәй эчәргә дип куана-куана җиләк җыйган тау битләрен озак таный алмый тордым. Балачагымда үткән юлларны күзалдына китереп, озак карап тордым мин аларга. Бәлки моның кадәр үзгәрешләрнең сәбәбе һәрдаим күрми торуымдадыр. Тик... ничек кенә булмасын үзгәргән, бик үзгәргән су буйлары. Ул бик мескен хәлдә, ятим калган. Биредәге үле тынлыкны кошлар сайравы, бака җырлары гына җанландыра. Халык инде хәзер су буйларына кер чаркарга да, чишмәгә суга да, бөтнек җыярга төшми. Бүгенге көндә кеше күңеле нәкъ менә шушы су буен хәтерләтә. Ул мескен һәм ятим. Анда яхшылыкка, миһербанлыкка караганда, шикләр, начар уйларга күбрәк урын бирелгән.

Кайтыйк әле туган якларга, бер урыйк әле су буйларын, балачакның эзләрен яңартып үтик әле бер шул урыннардан. Су буйлары кабат җанланыр, күңелләребез дә сафланыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250