Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Туганнарым белән трибунадан мине терелтүләрен карап тордык..."

Бу вакытта табиблар һәм минем гәүдәм стадионда иде, ә мин үзем һәм туганнарым трибунадан шушы хәлне карап утырдык.

Клиник үлем кичергәннәр турындагы язмаларны дәвам итәбез.

"Мин Рязань десант училищесында укыганда клиник үлем халәтен кичердем. Минем взвод разведка отрядлары ярышларында катнашты. Бу чиксез физик йөкләнешләр белән исән калуга 3 көнлек марафон, ул тулы выкладкада 10 километрлы марш-броск белән тәмамлана, - дип искә төшерә ул вакытны Михаил. - Барлык сынауларны да үтеп беткәч, әйтүемчә, 10 чакрым йөгерергә кирәк иде. Сынаулар вакытында мин аягымны җәрәхәтләдем. Аны бәйләп куйсам да, канавын дәвам итте. Йөгерү вакытында финишка килеп җитәргә 200-300 метр чамасы ара калгач, аңымны югалтып егылганмын. Мине финишка иптәшләрем күтәреп алып килгән.

Табиблар миңа шунда ук йөрәк авыруы турында диагноз куйды һәм мине реанимацияләргә кереште. Бу вакытта мин тавышлар ишетү генә түгел, читтән минем гәүдәм белән нәрсә эшләгәннәрен дә карап тордым. Тәүдә минем йөрәк турысына укол ясадылар, аннары дефибриллятор ярдәмендә терелтергә тырыштылар. Бу вакытта табиблар һәм минем гәүдәм стадионда инде, ә мин үзем һәм туганнарым трибунадан шушы хәлне карап утырдык.

Бервакыт мин болай ятудан арып киттем һәм гәүдәмә кердем. Шунда табиб пульс пәйда булуын әйтте. Аннары мин янә туганнарым янына киттем. Бу вакытта табиб тагын пульс югалуын әйтеп кычкырды. Бераздан мин кире кайтырга булдым. Әмма трибунада рәхәт иде, дип яза Кызыл таң. Бу вакытта мин курку хисе кичермәдем. Барысы да тормыштагы кебек үз чираты белән бара кебек тоелды..."

 

Фото: mymistic.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш клиник үлем