Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тулай торакта... ач бала

Полиция хезмәткәрләре бүлмәгә кергәч, шыгрым тулы подгузникта яткан ач баланы күрә.

Октябрьский шәһәре полициясенә кичә кич бер ханым шалтыраткан һәм берничә сәгать дәвамында тулай торак бүлмәсендә бала елавы, ишекнең бикле булуы хакында хәбәр иткән.

Полицейскийлар, урынга килеп, тулай торактагы бүлмәдә кечкенә улы белән яшь гаилә яшәвен ачыклый. Бала өйдә ялгыз була. Аннары сабыйның әнисе табыла. Шалтыраткач, хатын кайта.

Полиция хезмәткәрләре бүлмәгә кергәч, шыгрым тулы подгузникта яткан ач баланы күрә. Диванда урын-җир әйберләре юк, идәндә чүп-чар капчыклары аунап ята, бүлмәдә антисанитария. Суыткычта да, өстәлдә дә азык-төлек юк. Шул ук вакытта бала янында пычаклар һәм бала үзенә зыян китерә алган башка әйберләр була.

Сораштыру барышында тәртип сакчылары ир белән хатынның Дәүләкәннән агымдагы елның март аенда күчеп килүләрен ачыклый. Ире көн саен эшкә китә. Акча җитмәгәнлектән, хатын да эшкә йөри башлаган. Алар иртәнге 9-10 сәгатьтә өйләреннән чыгып, кечкенә баланы азык-төлексез, киемсез калдырып китә. 22 яшьлек ана моның даими рәвештә шулай булуын белдерә. Аның сүзләренә караганда, ул төшке ашка өйгә кайтып килә.

Полицейскийлар баланы әнисе белән шәһәр дәваханәсенә җибәргән, анда табиблар сабыйда берничә авыру ачыклаган.
 
Анага карата җинаять эше кузгатылган, дип яза Кызыл таң.
 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала язмышы