Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тулай торактан — бер нигезгә

Иң кадерле дускаем да, Сердәшчем дә син минем. Сайрашып яшибез шулай Килендәш ике килен. Әлеге шигырь юллары редакциябездә эшләүче Ольга һәм Екатеринага бик туры килә. Килендәшләр генә түгел алар, җан дуслар да, хезмәттәшләр дә. Ә бит кайчандыр бер тулай торакта да яшәү чәчләрен-чәчкә бәйләп, бер нигез киленнәре иткән үзләрен...

Оля Сизнер авылы кызы, мәктәпне тәмамлаганнан соң Удмурт дәүләт университетының удмурт филологиясе факультетына укырга керә. Студент елларының иң күңелле чоры тулай торакта яшәүдәдер, мөгаен. Әлеге рәхәт мизгелләр Оля тормышында да була. Биредә ул киләчәктә иң якын дустына әйләнәчәк Удмуртиянең Глазовский районыннан булган Катя белән таныша. Бер бүлмәдә яшәп, имтиханнарга бергә әзерләнеп, серләрен бүлешеп, яшьлекләренең иң матур чорын бергә үткәрә алар.
Оля тормышын Зур Лызи авылы егете Евгений белән бәйли. Женяның әнисе дә Сизнерныкы булып, ул бирегә туганнарына еш килә торган була. Ике яшь йөрәк берничә ел очрашып йөргәннән соң, гаилә кора һәм Катя туйга кунак булып кайта. Биредә аны да гомерлек мәхәббәте Дима сагалап торган була һәм инде ярты елдан аларның үзләренең дә гаиләләре туа.
Оля белән Катяны ут белән су диярсең, капма-каршылык үзләрендә - Оля тынгысыз, максатчан, күңелле, ә Катя - йомшак, сабыр һәм тыныч. Бәлки шуңадыр да алар дуслыкларын саклап калып, тормыш борылышларына игътибар итми, ят сүзләрне арага кертми чөкердәшеп яшәп, әле дә бөтен бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр. Читтән карап торганда килендәшләр мондый була алмый, туганнар гына шулай якын була ала, диярсең. Ә бит икесе ике республикада туып, ике гаиләдә тәрбия алган килендәшләр моның була алуын кат-кат раслый һәм бер йортта дүрт буын яшәгән вакытта да сынатмый (кызлар килен булып төшкәндә төп нигездә карт әби белән бабай да исән була, әби - 2008дә, ә бабай 2015 елда мәрхүм булалар).Дөрес, Катя белән Дима Удмуртиягә дә китеп яшәп алалар, тик 2008 елда туган нигезгә кайталар һәм 2013 елда үз йортларын булдырап, башка чыгалар. Бүгенге көндә исә, төп нигездә гаилә башлыгы Иван ага, әниләре Наталия апа, Женя белән Оля һәм аларның ике балалары яши. Әлбәттә, үзе килен булып та ике киленгә кадерле кайнана булып яши алган Наталия апаның төпле фикерле, зирәк акыллы, киң күңелле һәм бик тә сабыр холыкка ия булуы киленнәрендә бары тик хөрмәт һәм чиксез ярату уята.
Килендәшләрнең бер-берсенә хөрмәт белән карап, дус-тату булулары эшләрендә дә чагыла. 2009 елдан коллективыбызга тәрҗемәче буларак килгән, татарчаны юньләп белмәгән дә Олябыз бүген «Азьлане» газетасының редакторы. Республикабызда удмурт телендә нәшер ителүче бердәнбер газетаның киләчәген саклап калу өчен Оля бөтен тырышлыгын куя. Ә Катя тәрҗемәче. Аңарчы Кече Лызи авылында китапханәче булып эшләве тел һәм иҗади идеяларга бик баета аны, ә бит әлеге сыйфатлар иҗат кешесенең төп кораллары. Катяның китапханәдә эшләве килендәшләргә сәхнәгә менәргә бер этәргеч булып, алар җырлап-биеп «Ике килендәш» дип кенә йөртелә башлыйлар. Әлбәттә, авыл халкы әлеге сүзне яратып, хөрмәт итеп һәм Плотниковлар гаиләсендә булган үзара мөгамәлә, үзара аңлашуны күреп әйтә аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250