Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Туннарны үзебез чистартып карыйк

Алда озын кышлар җитүен сизә башлады туташ-ханымнар.

Алда озын кышлар җитүен сизә башлады туташ-ханымнар," Хезмәт"кә  туннар чистартабыз дип белдерү бирүчеләр юкмы?" дип сораучылар ешайды. Юк икән шул. Әле бит аның быел кышы да чатнама суык килә дип куркыталар. Шулай да, туннарыгызны үзегез чистартып карый аласыз. Түбәндәге киңәшләр шуңа ишарә.

Мехны чистартабыз

Әлбәттә, кышкы киемнәрне химчисткада чистартып алсаң яхшы. Инде андый мөмкинлек булмаса, үзегез чистарта аласыз.

Моның өчен коры крахмал яки тальк кирәк. Кемдер коры манный ярмасы белән дә чистарта. Тунны идәнгә җәеп салыгыз да, мул итеп крахмал сибегез. Крахмалны щетка ярдәмендә җиңелчә генә мехка ышкыгыз. Аннары урамга алып чыгып, бик яхшылап селкегез.

Мехның төсе тоныкланса, бергә-бер нисбәтендә чиста су кушылган лимон суты да ярдәм итә ала. Йомшак губканы шушы суда чылатып, мехны акрын гына ышкып чистарталар.

Ак төсле тун саргаеп китсә, өч процентлы водород перекисен су белән сыеклап, мехка сиптерәләр. Кипкәч, сирәк тешле тарак белән тарыйлар.

Ак тунны аз гына синька салынган су белән дә агартырга була. Лычма юешләтеп түгел, әлбәттә.


Кайры тунны чистарту

Мех кебек, аны да коры манный ярмасы белән чистартырга мөмкин. Манный урынына крахмал да ярый.

Кайры тунның ялтырый башлаган урыннарын кипкән икмәк кисәге белән ышкып карагыз. Тундагы икмәк валчыкларын соңыннан йомшак щетка белән сыпырып төшерегез.

Каешланган урыннарны элеккеге хәленә кайтарырга теш порошогы да булыша. Порошокны резин щетка ярдәмендә кесә кырыйларына, җиң читләренә, якага ышкыйлар. Аннары йомшак щетка белән сыпырып, порошогын коялар.

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/dom-interier/tunnar-suytkychta-saklana

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр киңәш