Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Туризм укучыларны тормышка әзерли

Райондашларыбыз бүгенге көндә нинди генә спорт төре белән шөгыльләнмиләр. Алар турында без һәрдаим язып киләбез. Бүгенге язмабыз туризм һәм анда ирешелгән уңышлар турында.

Моннан унбиш еллар чамасы элек мәктәпләрдә аерым туризм түгәрәкләре юк иде. Ел саен үтә торган турслетка спортта актив укучыларны алып баралар иде. Табигатьтә палаталар корып, елга суларында юынып, учак ягып ашарга пешереп, төрле мәктәпләр арасында ярышып, рәхәтләнеп ял итеп кайта идек. Бүгенге көндә инде районыбызда Карадуган, Норма, Субаш, Кече Лызи мәктәпләрендә Чулпан Гарәфиева, Азат Хөснетдинов, Рамил Зәйнетдинов җитәкчелегендә бу юнәлештә түгәрәкләр алып барыла.

Кече Лызи мәктәбендә туризмны эшләтеп җибәреп, бүгенге көндә Карадуган һәм Норма мәктәпләре укучылары белән эшләүче Чулпан Гарәфиева белән туризм турында сөйләшеп, әлеге спорт төренең серләренә төшендек. “2019 елдан мин Карадуган гимназиясендә физкультура укытучысы булып эшли башладым. Ул вакытта әле зал да туризм буенча җиһазландырылмаган, гомумән, туризм түгәрәге дә юк иде. Шушы өлкәдә белгеч буларак мин үземә  биредә дә әлеге спорт төрен үстереп җибәрергә дигән максат куйдым. Миңа, әлбәттә, аны үстерер өчен иганәчелек ярдәме кирәк иде һәм мин “Игенче” хуҗалыгы җитәкчесе Булат Зыятдиновка мөрәҗәгать иттем. Аңа минем тәкъдимем бик ошады һәм ул аны күтәреп алды. Шуннан соң үзем эшләгән проект нигезендә спортзалны хуҗалык ярдәме белән җиһазландыра алдык. Беренче көннән үк балалар бик теләп шөгыльләнә башладылар һәм алар сафы хәзер 30дан артык. Бүгенге көндә инде безнең шактый гына уңышларыбыз да бар. Юкса, әле эшли башлаганыбызга да бер генә ел. Карадуган командасындагы укучылар арасында бүгенге көндә ТР чемпионнары һәм призерлары, район призерлары һәм чемпионнары бар. 4 укучы 3нче разрядны үтәде, 3 укучыда 3нче юношеский разряд. Туризмны спорт дип кенә карарга кирәкми, ул балаларны тормышка да әзерли. Монда инде балалар төрле юнәлешләрдә үзләрен сынап карыйлар. Биредә алар рәсем ясарга да өйрәнәләр, ашарга да пешерәләр, бауда гына йөрмиләр дип әйтәсем килә. Күп яктан, күп өлкә буенча белемнәрен ныгытып, профориентация буенча зур ярдәм алалар. Шушы өлкәдә шөгыльләнгән укучылар я эчке эшләр бүлегенә, я янгын сүндерү, гадәттән тыш хәлләр бүлекләрендә эшләп китәләр. Аларның да, Армия сафларында хезмәт итүчеләрнең дә күбесе килеп, сез биргән белемнәр безгә бик нык ярдәм итте дип рәхмәтләрен дә ирештерәләр”. Ә укытучы өчен шул рәхмәтләрдән дә зуррак әйбер бармы икән тагын?! Укучыларыңның сине хөрмәтләүләре хезмәтеңә иң зур бәя бит ул.

Әлеге спорт төрендә үзләрен сынап карарга теләүчеләр өчен өстәп шуны да әйтәсе килә, туризмда тауга менәргә дә, төшәргә дә, шул ук вакытта компас белән эшләргә, ориентлаша белергә дә кирәк. Хәтта, консерва ачу, палатка төзү, экстремаль ситуацияләрдән чыга белергә дә өйрәтәләр биредә. Кыскасы, чыннан да, туризм төрлелеге белән җәлеп итә. Һәм шуны онытмаска кирәк – спорт тәвәккәлләрне ярата. Биредә төшенкелеккә бирелсәң, бернинди нәтиҗәләргә дә ирешеп булмый. Шуңа да яшьтән үк спортка тартылырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туризм