Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тутыккан тимер халәте

Бүген газеталарда да, телевизион тапшыруларда да ришвәтчелек турында бик күп язалар һәм сөйлиләр. Ришвәтчелек нәрсә соң ул?

Беркөнне сыйныф җитәкчебез үткәргән “Ришвәт нәрсәгә илтә?” дигән чараны күзалдыма китердем. Сыйныфыбыз белән тренингта яратып катнаштык. Ришвәтне нәрсә белән генә чагыштырмадык? Кемнәрдер аны явыз көч белән, кемнәрдер Дию пәрие белән, кемнәрдер салкын корал белән чагыштырды. Ә мин ришвәтле җәмгыятьне тутыкка батып беткән тимер белән чагыштырдым. Тутык тимер көрәккә эш күрсәтергә ничек комачауласа, ришвәт тә җәмгыятькә үсәргә ирек бирми. Иптәшләрем дә бу фикер белән килештеләр. Ришвәтне илебездә үстермәү, юкка чыгару хакында фикерләрен әйттеләр.

Сыйныфыбыз кызларыннан (безнең сыйныфта кызлар гына белем ала) әллә нинди фикерләр чыкты ул көнне. Камилә, Азалия, Зәринәләр ялкынлы нотыкларын тоттылар. Баксаң, барысы да намус төшенчәсен югары куялар икән. Барысының да гадел юл белән укырга керәсе, гадел мөгаллимнәрдән белем аласы, медицина уку йортларына намуслы юл белән кереп, табиб дипломы алган белгечләрдә дәваланасылары килә. Ришвәткә илебездә киң җәелергә ирек бирмәскә кирәклеген исбатладылар. Илебезнең киләчәген күз алдыма китереп сөенеп утырдым. Ришвәтчелеккә каршы көрәш өчен менә дигән кызлар үсә икән бит сыйныфыбызда. Димәк, җәмгыятебезне киләчәктә ришвәт дигән тутык каплый алмас.

2003 елдан 9 декабрь Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары нигезендә, Коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде. Аңа әзерлек максатында ел саен буклетлар әзерлибез, газеталар чыгарабыз... Уйлар өермәсендә өйгә кайтып кердем.

Кайтуга, радиоалгычны ялгадым. Ә анда җыр яңгырый:

“...Ышанам иптәш

                             студентның

Ришвәтсез булуына.

Ышанам бар бәндәләрнең

Гөнаһсыз булуына...”

Кызык булып китте. Баксаң, бу темага берәү дә битараф түгел икән бит. Газета-журналлар көндәлек ришвәт бирүчеләр һәм алучылар турында яза. Телевизор һәм радио хокук бозучылар турында сөйли. Димәк, бөредәге ришвәт гөлләре ачылуын дәвам итә түгелме? Юк, юк... Без, яңа буын, ришвәткә юл куймабыз.

Сыйныфташларым арасында укытучы, табиб, хокук тәртибен саклаучы, кибетче, артист һөнәрен сайларга теләүчеләр бар. Мин ышанам: алар барысы да үз эшенең осталары булачаклар. Кешелеккә намус белән хезмәт итәчәкләр.  Җырдагыча... Мин ышанам... Ышаныч булса, киләчәк тә өметле була.

Илзирә Хисамиева,

Түнтәр урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция