Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Туй күлмәге зур булган

Яр Чаллы шәһәрендә кәләш минем размердагы туй күлмәге сатмадылар дип кибетне судка биргән.

Судта ачыкланучынча, булачак кәләш кибет белән 23,9 мең сумга күлмәк сатып алуы турында килешү төзи. Килешүдә ул күкрәген 46 нчы, билен 44 нчы размер дип билгели. Туй күлмәген килешүдә күрсәтелгән вакыттан соңрак китерәләр, шуның өстәвенә ул кәләшкә зур булып чыга. Судта кибет вәкиле экспертиза үткәрүләрен таләп итә һәм тикшеренүләр чынлап та күлмәкнең кәләшкә зур булуын күрсәтә. Суд күлмәк хакын тулысынча кайтаруны, кәләшкә 1 мең сум күләмендә әхлакый зыян түләү турында карар чыгара. Кибет хуҗасы 5 мең сум штраф та түләргә бурычлы дип яза Өмет.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе