Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Туй көнендә кәләш үзенә үзе кул сала

Туй көнне яшәгән өйләренә якыннары, туган-тумачалары җыела. Табында, гадәттәгечә, яшь парларга изге теләкләр теләп, тостлар яңгырый, бүләкләр тапшырыла.

Бу аяныч хәл 22 июнь көнне Белоруссиянең Слуцк шәһәрендә була. 37 яшьлек хатын, үзеннән ун яшькә кечерәк сөйгәне белән өйләнешеп, гөрләтеп туй үткәрә. Бу аның дүртенче тапкыр кияүгә чыгуы һәм элекке өч иреннән дүрт баласы үсеп килүе билгеле.
Туй көнне яшәгән өйләренә якыннары, туган-тумачалары җыела. Табында, гадәттәгечә, яшь парларга изге теләкләр теләп, тостлар яңгырый, бүләкләр  тапшырыла.

Төнлә сәгать берләр тирәсендә кияү белән кәләш үз бүлмәләренә кергән арада эләгешеп китәләр. Кызмача баштан хатын зур тавыш чыгара. Кунаклар һава суларга дип берничә минутка тышка чыгарга булалар. Тәрәзәдә ут сүнгәнен күргәч, алар сәерсенеп калалар. Керсәләр – кәләшнең үсмер малае әнисенең үле гәүдәсен табуы турында ачы хәбәрен әйтә.

Хатынның ни сәбәпле мондый адымга баруы билгесез, записка да калдырый. Кызганычка каршы, мондый үкенечле адымга баруның күп очрагында исерткеч эчемлекләр гаепле була шул. Җавапны әллә кайдан эзлисе юк, дип яза Өмет.

 

Автор: Ләйсән Базикеева.
Чыганак: Life.ru
Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш