Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Туйны Кунырда итик

Мәһабәт зур, якты, матур бина! Киң ишекләр ачылып китә... һәм сине чәчәкләргә күмелгән бизәкле баскыч каршы ала, туй көенә икенче катка күтәреләсең, анда серле һәм сихри алтын капкадай бизәкле арка туй табынына озата бара... Яшьлек туе! Хисләр ташкынын кайнаткан нинди матур хозурлыкта ул. Шарлар, чәчәкләр! Ә өстәлдә - өр-яңа меню,...

Мәһабәт зур, якты, матур бина! Киң ишекләр ачылып китә... һәм сине чәчәкләргә күмелгән бизәкле баскыч каршы ала, туй көенә икенче катка күтәреләсең, анда серле һәм сихри алтын капкадай бизәкле арка туй табынына озата бара... Яшьлек туе! Хисләр ташкынын кайнаткан нинди матур хозурлыкта ул. Шарлар, чәчәкләр! Ә өстәлдә - өр-яңа меню, күз явын алырлык сервизлар...
Их, яшьлек, боларның бит барысы да синең хөрмәткә. Районга гына түгел, республикага танылган эшмәкәрләр Асия һәм Радик Закировлар нәкъ менә яшьләр өчен тырыша да инде. Оста сәүдәгәрләр булуына, күр әнә, нинди зәвыклы, заман шартларына яраклаштырып, бәйрәм хуҗалары һәм кунаклары ихтыяҗын кайгырта белүче администратор-менеджер да алар! Үзләре дә яшьләргә үрнәк парлар, тигез ярлар! Аларның күңел җылысы белән тудырылган сихри манзара аша үткән һәрбер парның, һичшиксез, бәхетләре һәм никахлары озын гомерле булачак! Амин!
Закировларның Куныр авылында эшләтеп җибәргән 180 кешелек юбилейлар һәм туйлар үткәрү залы беренче күрүгә үк күңелдә әнә шундый тәэсирләр уята һәм бу чыннан да шулай. Югары дизайн, чагыштырмача арзан бәяләр, телеңне йотарлык итеп пешерүче оста пешекчеләр... Табында ниләр генә юк - салаттан башлап кайнар ризыкка кадәр үзгә (рәсемдә). Туйның муллыгы, яме, бәрәкәте менюның үзгәлегендә дә бит әле. Пешекчеләр һәрдаим яңа төр сый-хөрмәтне өйрәнеп тора, Асия ханым да кая гына - безнең илгәме, чит илгәме сәяхәт кылмасын, берәр нинди яңа төр ризыкның рецептын өйрәнеп кайтырга тырыша. Биредә ашханә дә чип-чиста, шкафларда төзек, ялтырап торган савыт-саба. Тамада-артистларга аерым гардероб, аш-су осталарының шулай ук үзләренең кием алыштыру бүлмәләре бар. Кыскасы, монда бөтен уңайлыклар да уйлап тудырылган. Туй иткән һәркем канәгать калырлык. Биеп күңел ачасың килсә, урамда да урын җитәрлек, эчке яктагы бию мәйданчыгы да бик зур һәм иркен.
Ни өчен Кунырда, якын булса барыр идек, дияр районның Балтач, Яңгул, Карадуган зонасында яшәүчеләр. Нөнәгәр, Чутайдан Балтачка килеп туй ясаучыларны беләм мин. Андый чакта чакрымнарны уйлап торасы димени?! Әйтик, Балтач ЗАГСыннан кавышып-язылышып чыгуга, бизәкле машиналарга утырып, Чепьяга бара торган юл буйлап Кунырга таба юнәләсең - гүзәл табигатьле бит ул яклар , тау битләре, куе урманнар, чиста басулар, киң болыннар! Ямьле бер табигать почмагында туктап шампан да аттырсаң була, шунда ук саф һавада биеп-җырлап алсаң да файдалы. Машиналар колоннасын авылга керүгә үк гаскәр кеби тезелеп киткән ямь-яшел чыршылар каршы алачак һәм алар сине туй үткәрү сараена кадәр озатып барачак. Данлыклы рәис, республикага мәгълүм шәхес Хәмит Гәрәев утырткан чыршылар бит алар! Андый хозурлыкны бер генә авылда да күрмәссең! Әнә шулай, бирегә килеп җиткәнче Каракүлгә барып кайткан кадәрле вакыт үтә дә китәчәк.
Цитата: Нөнәгәр, Чутай, Пыжмара, Чепья ягы авыллары рәхәтләнеп биредә күңел ача ала. Ышанмыйсызмы, ә сез бәйрәм итеп карагыз, гомер буена онытылмаслык туй булачак ул. Әле тагын биредә, һич икеләнмичә, юбилей һәм башка төрле кичәләр дә уздырырга була. (Әлбәттә, зал ишле кунаклар өчен каралган). Белешмәләр өчен тел.: 2-46-92.
Озак еллар «Якты юл» авыл хуҗалыгы җәмгыятен җитәкләгән, үзе эшләгәндә авылларның төзеклегенә зур игътибар биргән, ТАССРның һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, бик күп хезмәт орденнары-медальләре иясе, бүгенге көндә Куныр авылында тормыш иптәше белән матур гына гомер кичерүче ХӘМИТ ага ГӘРӘЕВ: «Радик әфәндегә рәхмәтем чиксез минем. Инде ташландыкка әйләнә барган бинаны юкка чыгарырга юл куймады, сатып алып, ничек яхшы иттереп төзекләндерде, авылга ямь биреп торырлык итеп эшләттерде. Ә кайчандыр аны безнең колхоз салган иде. Ләкин район кулланучылар җәмгыяте аны тулы куәтенә эшләтә алмады, ә менә Радик Закиров, җәмгыятьтән сатып алып, нинди сәүдә һәм күңел ачу бинасы булдырды. Кибетенә керсәң, ниләр генә юк. Авыл халкы бик канәгать. Һәркем рәхмәт укый үзенә. Матур башлангыч алган эшчәнлекләре алга таба да дәвамлы булсын иде.
»



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев