Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тузаннар туздырып, җиңәргә омтылып

“Мистер Джаз” “Сувар”ны берничә метр ераклыкта калдырып, үзенең беренче буласын күрсәтсә дә...

Узган шимбәдә ат чабышы үткәрелә торган махсус мәйданга иртәнге сәгатьләрдән халык агылды, атлар да аз түгел иде. Балтач районыннан гына түгел, күрше район һәм республикадан ерак араларны якын итеп килүчеләр дә булды. Ат чабышы язылган сценарий буенча гына бара торган чара түгел, малкайларның кәефенә карап корыла старт бирүләр. Ул көнне старт сызыгын чыгарга теләмәүче чабышкылар да булды. Икенче чабышта катнашкан атлар финиш сызыгын узып кергәннән соң, иң соңгы ат әкренләп кенә бөтен халыкны сәламләп, ярышны тәмамлау мизгелләрен дә күрдек. Малкай шулай итеп күп алкышларга да лаек булды, әлеге атка тамашачылар мәхәббәте призын да тапшырырлык иде хәтта. Ярышның иң кызыклы чабышы – ул республикада туган чиста токымлы атлар арасындагысы иде. “Мистер Джаз” “Сувар”ны берничә метр ераклыкта калдырып, үзенең беренче буласын күрсәтсә дә, финиш сызыгын кисеп кергәндә икенче атыбыз чүт кенә җиңүче булып куймады. “Киләчәге зур бу атның”, дип көчле алкышларга күмделәр тамаша кылучылар.
Җиңүчеләр:
Ярымтокымлы айгырлар
1 урын – “Дуслык” хуҗалыгы, “Ямус” кушаматлы ат белән Айнур Гарифуллин;
2 урын – “Татарстан” хуҗалыгы, “Тарлау”, Рәнис Таҗетдинов;
3 урын – Илгиз Гыйльмуллиннан (“Активист”) “Сухарь”, Эдуард Митрофанов.
Ярымтокымлы бияләр
1 урын – “Татарстан” хуҗалыгы, “Каролина”, Рафил Ибраһимов;
2 урын – Самат Рәхимҗановтан (“Маяк”) “Профи”, Айнур Гарифуллин;
3 урын – “Якты юл” хуҗалыгы, “Линда”, Андрей Эшмурзин.
Чиста токымлы айгырлар
1 урын – Илдар Усмановтан “Пегасус Лонг”, Артем Миронов;
2 урын – Рәмис Гайнуллиннан (Смәел), “Гренд бой”, Александр Александров.
Чиста токымлы бияләр
1 урын – “Арбор” хуҗалыгы, “Вики Парма”, Рәнис Таҗетдинов;
2 урын – “Балкыш”тан “Супер Микс”, Артем Миронов;
3 урын – “Верховой круиз”дан (Мари Иле) “Соната”, Евгений Майшанов.
Республикада туган чиста токымлы атлар
1 урын – “Татарстан” хуҗалыгы, “Мистер Джаз”, Альберт Шәйхетдинов;
2 урын – Эңгель Гайфуллиннан (Бөрбаш), “Сувар”, Айрат Әхмәтвәлиев.
Килгән ярымтокымлы атлар
1 урын – “Кызыл юл” хуҗалыгы, “Карамелька”, Илнур Рамазанов;
2 урын – “Верховой круиз”дан (Мари Иле) “Тугарин Змей”, Евгений Майшанов.
3 урын – Исмәгыйль Яхиннан (Арча) “Ягуза”, Вилнур Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ат чабышы