Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Т.Яруллин: Тукайга тавыш бирдерү хәрәкәтен 30 ноябрьгә кадәр кыздырып торырга уйлыйбыз

“Аэропортларга, зур корылмаларга исем бирү – иҗтимагый яктан мөһим әйбер”, - ди ул.

(Казан, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин “Казан” аэропортына Габдулла Тукай исеме өчен тавыш бирдерү хәрәкәтен 30 ноябрьгә кадәр җанландырып тору ниятләнгәнен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде.

“Мессенджерлар аша хатлар, рассылкалар юлладык, социаль челтәрләргә урнаштырдык. 30 ноябрьгә кадәр бу хәрәкәтне кыздырып торырга уйлыйбыз”, - диде.

“Аэропортларга, зур корылмаларга исем бирү – иҗтимагый яктан мөһим, хәтер белән дә бәйле ул. Без нәрсәне истә тотарга, кемне хөрмәтләргә тиешлегебезне белергә тиеш. Хәзерге заманда һәйкәл кую гына җитми. “Кешене онытасың килсә, аңа һәйкәл куй” дигән фраза да бар. Залларга, аэропортларга исем бирү – дөньякүләм уңай тәҗрибә. Сәфәр кылучы кунаклар аэропортның исемен күреп торачак”, - ди Тәбрис.

Ул Төркиядә Ататөрек исемендәге аэропортны үрнәк мисал итеп китерде. “Россиядә шәхесләрне танытып тора торган урынннар күп. Татар кешесе Казанда гына була ала, әлбәттә. Тукайга тавыш бирдертүне дәвам итәбез. Бөтен кеше дә бер фикердә булып, аңа тавыш бирсәк, ул бүленмәс иде, җиңү яулар иде”, - диде.

"Казан" аэропортын бөек шәхес исеме белән атауга кандидатлар арасында Габдулла Тукайдан кала, Муса Җәлил һәм Андрей Туполев бар.

Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр берничә ысул белән эшләргә мөмкин:
1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.
2. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.
3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.
4. Самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан аэропорты