Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тыюлыкта ниләр бар?

Инде барыбызга мәгълүм булганча, 2013нче ел республикабызда әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан, бу эш белән шөгыльләнүче оешмаларыбыз, мәктәпләребез күптөрле чаралар планын төзеп куйдылар. Элегрәк экология, бүген исә урман хуҗалыгы министрлыгына караган «Балтач» дәүләт табигать тыюлыгында бүгенге көндә нәрсәләр эшләп яталар икән? Шушы кызыксыну безне аның...

- Иң беренчесе, башка елларда алып барган киң масштаблы «Парклар маршы», «Чиста урманнар», «Чисталык, чиста су дәресләре»н дәвам итәчәкбез. Бүген исә төп юнәлешне тыюлыкта үзебезгә караган участокларда режимны саклауга юнәлттек. Һәркөнне юл булган участокларга машина белән, юл булмаганнарына кар автомобильләре белән рейдлар оештырабыз. Шулай ук быелгы салкын кыш көннәрендә кыргый хайваннарны ашатуга зур көч куябыз. Аларга даими рәвештә ашлыклар сибеп торабыз, тозлар куябыз. Бу нисбәттән, Татарстан Республикасында хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсенә яңадан бер рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Алар безне бернинди тоткарлыксыз кирәкле продукция белән тәэмин итеп торалар. Мәктәпләребез белән тыгыз элемтәдә эш алып барабыз. Очрашулар вакытында төп басымны әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлтәбез. Гыйнвар аенда Норма, Карадуган, Чапшар, Нормабаш мәктәпләрендә булырга өлгердек инде. Районыбызда кошларга җимлекләр кую эше дә үз югарылыгында бара. Урманнарыбыз корган, сынган агачлардан чистартып торыла, алар эшенә күзәтчелек итәбез. Шагыйребез әйткәнчә, һәр заманның үз сволочы, каһәр суккырысы бар. Ау сезоны 15 гыйнварда ук ябылды, шулай да режимны бозучыларыбыз табылып тора. Шушма елгасында боз булуга карамастан, ятьмә белән балык тотучылар бар дигән хәбәрләр кереп тора. Аларга каршы кискен көрәш алып барабыз. Үткән айда гына тыюлык территориясенә машиналар белән кергән өчен 3 кеше, балык тоту буенча 2 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Менә бездә шундый хәлләр!

Фото Интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250