Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тылсымлы куллар

Гиппократ антына тугры калган фидакарь медицина хезмәткәрләренә

Гиппократ антына тугры калган

фидакарь медицина хезмәткәрләренә

 

“Син яшисең! Тереләсең әле!”-

  Бу сүз күпме өмет уяткан!

  Җан сакчысы кебек бит син, табиб!-

  Гомер үлчәвендә нык калкан!

 

  Кыл өстендә калган гомерләрне

  Үлчәүләргә салган язмышны.

  Бары бер сүз, җылы сүзләр генә

  Саклагандыр күпме тормышны!

 

  Гомер агачында күпме яфрак,

  Беркем белми күпме каласын...

  Сез ул-табиб- рәхмәт фәрештәсе

  Коткаручы булып барасыз.                  

 

 Кеше күңеле-укылмаган китап,

 Бәллүр түгел-үтә күренми

 Бар сырхавың, күңел сызлавыңны

 Ак фәрештә генә сиземли.

 

Яшәү,үлем-ул тормыш прозасы,

Тәкъдирен бит беркем белә алмый.

Тән дәвасын, җан дәвасын таба

Табиб хозурында ул бары

 

Кеше гомере өчен күпме көрәш-

Күпме тормыш саклап калынган!

Һәрбер сырхау им-дәвасын тапкан,

Шифа алган сезнең тылсымнан

 

Яшәү белән үлем бил алыша,

Өзелергә тора гомерләр...

Сабыр канатларын  канат итеп,

Уяткансыз якты өметләр
 

Гомер сагындагы фәрештәдәй

Җитди сынауларда сыналдың

Гамәл кылган юлларыңның саны

Бер чакырымы меңгә торадыр...

 

Ренгенттан да үткен зирәк күзләр

Тылсым ясап, гүя, яшәтә.

Ялгышырга, чигенергә һич хакы юк-

Һәр минуты аның исәптә.

 

Гомере санаулы сырхауга да,

Яшерә белеп эчке халәтең:

“Бар да яхшы...”-диеп юатасың,

Сүндермичә яшәү өметен.

 

Ультратавыш, камил жиһазлар да,

Алыштырмас табиб намусын!

Олы җанлы ак фәрештә генә

Уята ала яшәү чаткысын

 

Тәвәккәл дә, сабыр,түзем дә сез,

Кирәк чакта катгый буласыз.

Яшәү өчен фани дөньяларда

Күпер булып кулны сузасыз

 

Сикәлтәле тормыш юлыгызда

Булган агы, булган карасы.

Уйлый китсәң, рәхмәт белән бергә

Аз булганмы йөрәк ярасы?!

 

“Доктор, зинһар... ярдәм!” азмы

 Гозер белән ишек кагучы?!

“Саулык ничек, кәеф?”- дип үзенңнән

 Бик аз булыр хәлең сораучы...

 

 Ап-ак карның яктылыгы күчкән

 Ак халатка, якты йөзеңә

 Әбүгалисина зирәклеге, гүя,

 Дәва-гамәлендә сизелә.

 

Чиксез рәхмәт, шәфкать ияләре.

Чәчкәләрнең сезгә барчасы.

Тәнне, җанны, рухны савыктырып,

Яшәүдә сез-гомер сакчысы.

 

                                                            Илсөя Һадиева

                                                                             Кариле авылы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев