Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тылсымлы сан астында узган марафон

Марафон тылсымлы җиде саны астында узды

Балтач Үзәк китапханәсе авылда яшәп, хезмәт сөеп көн күрүче тырыш, уңган, мөлаем авыл ханымнары арасында марафон-бәйге игълан иткән иде. Гаять тә уңышлы, кирәкле бәйге булып чыкты ул. Марафон үз тирәсенә төрле төбәктә яшәүче 65 катнашучыны җыйды. Балтач, Апас, Алексеевск, Әлмәт, Казан, Балык Бистәсе, Биектау, Лениногорск, Арча, Чистай, Төмән, Пермь якларында яшәүче ханымнар иң матур язмалары белән күңел түрләренә үтеп кереп, истәлекләрен барладылар, уйландырып, елмайтып та алдылар, яңа дуслар таптылар.

Марафон тылсымлы җиде саны астында узды: җиде көн дәвам итте, җиде тема буенча җиде пост куелды. Алтмыш биш катнашучының кырык икесе бер көн дә калмый шәхси битләренә язмаларын урнаштырды. Көндәлек постлар аудио-видео, фотосурәтләр, картиналар ярдәмендә тулыланды. Бәйгенең шарты кысаларында бер көн дә калмый язган язмалар арасыннан җиңүчеләр билгеләнде.

«Авылымны яратам» номинациясендә Смәел авылыннан Гөлфинә Әхмәдиева, «Яшәү яме» номинациясендә Куныр авылыннан Гөлназ Шакирҗанова, «Авылым иртәсе» номинациясендә Балтач бистәсеннән Ильмира Кузьмина, «Өйнең нуры — гөлләрдә» номинациясендә Нөнәгәр авылыннан Зөлфидә Тлякова, «Ак алъяпкыч билләрдә...» номинациясендә Көек авылыннан Илсөяр Зыятдинова, «Матурлык яши миндә...» номинациясендә Балык Бистәсе районыннан Мөслимә Равзетдинова, «Гаилә кыйммәте» номинациясендә Чепья авылыннан Резеда Минһаҗева җиңүчеләр дип табылды. Гран-прига Балтач бистәсеннән Алсу Хәкимҗанова лаек булды.

— Авыл ханымы марафонына мине үзебезнең килен кертте, — дип сөйли Балтач гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Илдар кызы. — Андый марафоннарда катнашып караганым юк, әмма кызыга идем. Шундый тыгыз атна булды ул, мәктәптә дә эш күп, яңалыклар да бар: балалар белән спектакль куеп, урын алып кайттык. Шулай да гел күңелемдә марафон йөрде һәм мин постларны кич кенә яза башлый идем дә сәгать 00 сукты дигәндә генә язып бетереп урнаштыра идем. Раббыбыз булышкандыр инде. Хатын-кыз өчен кызыклы темалар уйлап тапканнар, шуңа язуы да җиңел, рәхәт булды. Ә инде марафонда шигъри стильдә катнашуымның сере бик гади, миңа хикәяләргә караганда шигырь язу җиңел бирелә.

Жюри тарафыннан «Без бит авыл кызлары» номинациясе булдырылып, анда Арча шәһәреннән Әнисә Ишмуратова, Чутай авылыннан Гөлзифа Нәҗипова, Салавыч авылыннан Раилә Мөхәммәтҗанова, Норма авылыннан Лилия Шәйхетдинова, Арбор авылыннан Рафилә Һадиева билгеләп үтелде.
Кичә җыр-моң, күмәк чыгышлар белән үрелеп барды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та марафонда катнашучыларны сәламләде, Авыл ханымына дан җырлап үтте, урынбасары Илшат Галимуллин шигъри юллар бүләк итте.

— Әлеге марафон 15 октябрь — Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көне уңаеннан игълан ителгән иде, авыл хатын-кызының роле җәмәгатьчелек алдында тәгаенләнде. География-се киң булды бәйгенең, Төмән өлкәсеннән кадәр катнашкан Сачита Кучарова шуның ачык мисалы, аңа дигән махсус бүләкне Төмән якларына озаттык, — дип куанып сөйләде үзәк китапханә директоры Резеда Зарипова. Марафонның күркәм узуында тылсымлы санның да кодрәте булмый калмагандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе