Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Төзибез, яңартабыз

Җөмһүриятебезнең дистә еллар буена төзекләндерү эшләре күрмәгән мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасы тормышка ашырыла башлады.

Безнең районда ремонт эшләре Норма, Карадуган, Көшкәтбаш урта мәктәпләренә билгеләнде. Исемлектә Балтач урта мәктәбе дә бар иде, ләкин хәйран күп чыгымнар сорау сәбәпле, биредәге ремонт эшләре беразга кичектерелеп торыла. Ремонт барышында иң әүвәле төп эшләр - түбәне, тәрәзәләрне яңарту, керү-чыгу ишекләрен алыштыру, эчке электр һәм җылылык системаларын искедән яңага алыштырып җайга салу күздә тотыла. Болардан тыш, җөмһүриятебез Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, кабинет ишекләрен дә яңарту, мәктәп эчендәге бәдрәфләрне хәзерге заман таләпләренә туры китереп ремонтлау һәм җиһазландыру бурычы да куелды. «Программадан тыш башкарылачак әлеге эшләргә өстәмә акча каралачак», дип белдерде мәктәпләрдәге ремонт эшләренең барышын үз күзәтчелегендә тотучы җитәкчеләребезнең берсе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев.
Хәзерге вакытта ремонт эшләре Норма, Карадуган урта мәктәпләрендә бара. Карадуганда спортзал түбәсе калай ябу хәленә җиткерелеп эшләнгән, үзебезнең җирлектә - «Балтач Сельхозтехникасы» ширкәте базасында җитештерелгән тәрәзәләрне куя башлаганнар. Нормада исә ашханә белән актлар залы урнашкан бинаның шулай ук түбәсе ябылу халәтенә китерелгән.
Югарыда әйтелгән мәктәпләребез ремонт эшләре белән генә чикләнсә, ә менә Бөрбашта өр-яңа белем йорты сафка басачак. Инде иске мәктәпне сүтәргә тотынганнар. Әлеге мәктәпне эшләп чыгу өчен республика бюджетыннан 78 миллион сум акча бүленәчәк. Бу үз чиратында яңа уку елына мәктәпне әзерләп тапшырырга мөмкинлек бирәчәк. Төзү эшләрен Кече Лызи мәктәбен сафка бастырып ышаныч яулаган «Мегогрупп» ширкәтенә тапшырырга уйлыйлар.
Укуларга килгәндә, ремонт булачак мәктәпләрдә ата-аналар конференциясе уздырып, уку-укытуга кагылышлы мәсьәләләр уртага салынып сөйләшенгән, уртак фикергә киленгән. БДИ тапшыручы укучыларның хәзерлекләренә хилафлык килмәячәк, дип ышандырдылар безне.

Рәсемдә: Норма урта мәктәбенең түбәсен яңарту буенча эшләр башланды да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250