Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Түзәрлек көчен дә бир, Раббым...

Бер-бер артлы килгән бу хәсрәт аларның гаиләсен һаман җибәрми: һәлак булганнарны җирләгән көнне тагын бер куркыныч хәбәр килгән.

Күптән түгел Әлшәй районында коточкыч авария турында хәбәр ителгән иде, анда сөт ташу машинасы белән бәрелешкәндә "Лада Калина"ның өч пассажиры - 26 яшьлек егет, 13 яшьлек кыз һәм машина йөртүченең 22 яшьлек дусты һәлак булды. Иван М.ның кайгыдан нишләргә дә белмәгән туганнары сөйләвенчә, бер-бер артлы килгән бу хәсрәт аларның гаиләсен һаман җибәрми: һәлак булганнарны җирләгән көнне тагын бер куркыныч хәбәр килгән. Иванның икетуган абыйсы батып үлгән. 27 яшьлек Вячеслав С. ике ай элек кенә әти булган...

- 27 яшь кенә иде аңа. Ул 9 балалы гаиләдә тәрбияләнде, ул - иң өлкәне. Һәрвакыт җитди, җаваплы, тормыштан ни теләгәнен төгәл белә иде. Поляковкада бер кыз белән танышкан. Бераздан бергә Сургутка күченделәр, авылда эш табу авыр бит. Анда бик тиз эш таптылар, өйләнештеләр, ә ике ай элек аларның беренче балалары туды, - дип авыр сулый үлгән ирнең туганы Иван П.

Туганнары сүзләренчә, бу хәл көтмәгәндә булган. Узган җомгада эштән соң Вячеслав хезмәттәшләре белән елгага су коенырга килгән. Егет суга чумгач, аякларын көзән җыерган һәм ул суга төбенә киткән. Танышлары шунда ук ярдәмгә ташланган, әмма соң була инде.

- Без бу хакта иң соңгы чиратта белдек. Ул җомгада Иванны кызы белән җирләдек, мондый тетрәнүдән айнырга да өлгермәделәр, шундый яңалык... Әйтерсең лә гаиләгә ниндидер каргыш төште - шундый кыска вакыт эчендә шулкадәр үлем, - дип көрсенә Иван П.

Һәлак булган Вячеславны туган ягында - Поляковкада җирләргә булганнар. Ир кеше белән хушлашырга бөтен авыл килгән - барысы да аны яхшы сүз белән генә искә алалар.

- Слава, ничек шулай булды соң?! Күптән түгел генә энеңне күмәргә кайткан идең (май аенда коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә Вячеславның 18 яшьлек абыйсы һәлак булган) хәзер үзең дә күкләргә киттең... Тыныч йокла, дус. Авыр туфрагың җиңел булсын, - ди Алина П.

- Әле генә әти булдың, сиңа яшәргә дә яшәргә иде. Мин сине беркайчан да онытмам, авыр туфрагың җиңел булсын, - дип күз яшьләренә буыла Юлия З, дип яза Кызыл таң.

 

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суга бату