Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Учак якканны спутниктан күзәтәчәкләр

Тиздән янгынга каршы махсус режим игълан ителәчәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар күләме ике тапкырга артачак.

Кояш карау белән йорт алды, якын-тирә территорияләрне чистарту башланды. Чүп-чарларны, коры үләнне яндыру бу чор өчен зур проблема булып тора. Ишек аллары, биналар янында учак ягу катгый тыелса да, шәхси хуҗалык яннарында учак ягып үзләре өчен генә түгел янәшәдәгеләр өчен дә зур куркыныч тудырганнарын аңлап бетермәүчеләр бар.

Күптән түгел Карадуганда берничә хуҗалык йорт тирәсен җыештырганнан соң чүп-чарны ягып бөтен авылны төтенгә батыра. Моңа түзәр әмәлләре калмаган күрше-тирә экология инспекторы Мансур Ибраһимовка шалтырата. Инспектор тарафыннан бу кешеләргә беркетмә төзелә. Мондый күренеш бер Карадуганда гына күзәтелми. Ул-бу булмас әле, дип җыештырган коры-сарыны күпләребез тизрәк ягып юкка чыгарырга ашыга. Ә бит янәшәбездә бик күп авыру кешеләр, бигрәк тә тын юллары, йөрәк чиреннән интегүчеләр барын онытытабыз. Чүп-чар ягу беренчедән, янгын куркынычсызлыгы буенча тыелса, икенчедән төзекләндерү кагыйдәләре буенча да рөхсәт ителми.


Тиздән май бәйрәмнәре, әмма райондашларыбызга табигать кочагында шашлык пешереп рәхәтләнен бәйрәм итү тыелачак. Быел безнең һәр адымны махсус спутниклардан күзәтәчәкләр. Шул рәвешле, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүчеләрнең берсе дә җаваплылыктан кача алмаячак, дип кисәтте бу атнада Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР буенча дәүләт янгын күзәтчелеге баш инспектор урынбасары Максим Трущин. Бүгенге көндә Татарстанда янгыннарны кисәтү максатыннан барлыгы 300 дән артык махсус төркем булдырылган. Алар республиканың һәр районында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.

Агымдагы елда шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы базасында республика территориясен космостан күзәтү буенча махсус үзәк эшләячәк. Республикадагы янгын очракларын, законсыз ягылган учакларны спутниклар аша күзәтәчәкләр. Шунысын да исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта янгын куркынычсызлыгын үтәмәгән өчен штрафлар күләме шәхси затлар өчен - 1-1,5 мең сум, рәсми затларга - 6-15 мең сум, ә юридик затлар өчен исә - 150-200 мең сум тәшкил итә.

Исегездә тотыгыз: учакны якындагы объектлардан ким дигәндә - 50 метр, ылыслы урманнардан - 100 метр, агачлы урманнардан 300 метр ераклыкта гына ягарга ярый. Учак урыныннан 10 метр араны корыган үлән һәм агачлардан чистарту мәҗбүри. Учак ягучының кул астында янгын сүндерү җайланмасы, кәрәзле телефон булырга тиеш.

Шашлыкны исә каралты-кура һәм йортлардан 5 метр ераклыкта пешерү рөхсәт ителә. Учак ягыла торган урыннан 2 метр ара корыган үлән һәм агачлардан чистартылырга тиеш.
Көчле җил вакытында учак ягу һәм шашлык пешерү катгый тыела.

Райондашларны бу чорда игътибарлы булырга, учак ягу кагыйдәләрен тиешенчә үтәргә чакырып калабыз. Ут-хәвефләрдән сакланыйк, бәйрәмнәрне күңелле уздырыйк!

Фото: http://company-eco.ru/wp-content/uploads/2016/01/111.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250